Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Рәҗәб аеның фазыйләтләре

Әссаләмугаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Мөхтәрәм җәмәгать-әл мөслимин, 28 мартта безнең өчен кадерле айларның берсе булган Рәҗәп ае башланып китте. Рәҗәб - Аллаһы Тәгалә кан коюларны, низагларны тыйган дүрт айның берсе. Хәрәм айларда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән. Рәҗәб аенда...

Әссаләмугаләйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Мөхтәрәм җәмәгать-әл мөслимин, 28 мартта безнең өчен кадерле айларның берсе булган Рәҗәп ае башланып китте.

Рәҗәб - Аллаһы Тәгалә кан коюларны, низагларны тыйган дүрт айның берсе. Хәрәм айларда кылынган начар эш Аллаһ каршында башка вакытта кылынганнан начаррак, чөнки Аллаһы Тәгалә ул айларны хөрмәтләгән.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл - гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирәчәк. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, "Ихлас" сурәсен ешрак уку - күркәм гадәт.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны "Рәгаиб кичәсе" дип атаган. Сөекле Пәйгамбәребез әйткән: "Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, җомга кичәләре, Ураза һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр".

Рәгаиб кичәсе - сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлламнең) әтисе Габдулла белән әнисе Ваһап кызы Әминәнең никахлашкан көне.

Рәҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул - Мигъраҗ кичәсе. Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кичтә була торган кичә. "Мигъраҗ" күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) тормышында олуг могҗиза булып санала. Рәсүлебез (с.г.в.) җәннәт, җәһәннәм галәмәтләрен күрә. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә. Аллаһы хозурына баргач ул: "Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәссаләүәәтү үәт-тайиибәәт", дип сәламли, ягъни: "Тел һәм тән гыйбәдәтләребезнең барысы да фәкать Аллаһ өчен генә". Аллаһы "Әс-сәләәлү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәрәәкәтүһ", дип җавап бирә, ягъни: "Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын". Моңа каршы Пәйгамбәребез: "Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-салихин", ди, ягъни: "Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын". Шуннан соң фәрештәләр: "Әшһәдү әл-ләәә иләәһәимәл-лааһү үә әшһәдү әннә Мухаммәдән гәбдеһүү үә расүүлүһ", дип шәһадәт кәлимәсен әйтә, ягъни "Чын күңелдән гуаһлык (шаһитлек) бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк. Мөхәммәд (с.г.в.) аның колы һәм илчесе".

Мөхтәрәм җәмәгать-әл мөслимин! Бу сүзләрне без барыбыз да намазда, ягъни кагъбәдә, "әттәхият"кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз, шуңа күрә хәдис шәрифтә: "Намаз - мөэминнең мигъраҗы", - дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез. Аңа мөрәҗәгать итәбез, аннан ярдәм сорыйбыз, аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә дә намазларыбызны вакытында, дөрес һәм ихлас күңелдән укып, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә ирешергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев