Тукай районында каһарманнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Бүген Мусабай-Завод авыл җирлеге Таш-Кичү авылында чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды.
Шушы җирләрдә туып үскән, Балашиха шәһәренең 345нче механика заводы директоры Рөстәм Гатауллин Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган якташларыбыз, шулай ук махсус хәрби операция барышында гомерләрен биргән егетләребез истәлегенә мемориаль комплекс төзеде.
Тантаналы чара концерт программасыннан башланып китте, концертта сугыш чоры җырларыһәм шигырьләре яңгырады. Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Рөстәм Гатауллин авыл халкын һәм кунакларны Җиңү бәйрәмсе белән котладылар. Авыл халкы һәм чара кунаклары геройларны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм солдат боткасы белән тәмамланды.
Бу мемориал-һәйкәл генә түгел, ә төрле елларда Ватанны саклаучыларга Мәңгелек хәтер символы.
Чарадан фотографияләр ВК группада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев