«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә җылы очрашу узды
Безгә язалар

«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә җылы очрашу узды

Татарстан авылы китапханәсендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен «Алма спасы» бәйрәменә багышланган җылы очрашу оештырылды.

Алма спасы бәйрәме халык арасында җәйнең көзгә борылу чиге, табигатьнең иң юмарт һәм матур чоры санала. Шул уңайдан оештырылган очрашуда өлкәннәребез әлеге борынгы бәйрәмнең гореф-гадәтләре, йолалары турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар, үзара фикер алыштылар.

Бәйрәмдә бу көнне алма ашаганда теләк теләү һәм аның кабул булуы турындагы ышанулар хакында да сүз барды. 

  • Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ВК)

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев