Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Солдат калагы

«1942 елда һәлак булган кече политрук Александр Слотинның туганнарын эзлибез. 2017 елның көзендә Старая Руссаның «Хәтер» эзтабарлар отряды Новгород өлкәсенең Старорусский районы Сутоки җирлегендә «Слотин А. Е.» дигән тамга төшерелгән калак таптылар. Шул ядкарьне һәлак булган сугышчының туганнарына тапшырырга телибез. Ул чыгышы белән Татарстанның Кече Шилнә авылыннан». Редакциябезнең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми битенә шундый хәбәр килде.

«Әлеге калакның кече политрук Александр Евдокимович Слотинныкы булуы ихтимал. Ул 1914 елда туган. 130нчы укчы дивизиянең 371нче укчылар полкында рота политругы булып хезмәт иткән. 1942 елның август аенда Старорусский районының Сутоки авылы янында һәлак булган, – дип яза эзтабарлар. – Александр Слотин Яр Чаллы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылган. Аның хатыны – Александра Матвеевна. Гаиләсенең адресы: ТАССРның Яр Чаллы районы, Кече Шилнә авылы. Табылган ядкарьне Александр Слотинның туганнарына тапшырасыбыз килә. Слотиннар турында ни дә булса белүчеләр булса, +79173994928 телефонына шалтыратуларын яки yasaveyev@gmail.com электрон адресына язуларын сорыйбыз».
Әлеге хәбәр, берникадәр вакыт алданрак, туган якны өйрәнүче Сергей Морозовка килеп ирешкән булган.
– Мин эзтабарлардан хәбәрне 24 январьда алдым, – дип сөйли Сергей Владимирович. – Табылдык калакның фотосурәтен дә җибәргәннәр иде. Александр Слотин тумышы белән Кече Шилнә авылыннан, хатыны да шул авылда яшәгән дип, аның исеме дә язылган иде. Мин эзләнә башладым. Ачыкланганча, Кече Шилнәдә «Матвеевна»лар икәү генә булган. Аның берсе Балкин Петр Алексеевичның хатыны, тыл хезмәтчәне.  кыз фамилиясе Варламова. Икенчесе Буханова Мария Матвеевна, 1920 елгы. Ләкин бу хатын-кызларның берсе дә Александр Слотинның хатыны булмаган. 
Әмма туган якны өйрәнүче тукталып калмаган. Ул Макарьев чиркәвенең метрика кенәгәләреннән эзләп, Александр Слотин Кече Шилнә авылыннан түгел, Кече Шилнәдә Слотин фамилияле кешеләр яшәмәгән, дигән нәтиҗәгә килгән. 
– Метрика кенәгәләрендәге язмалар буенча, Слотин Александр Евдокимович Ильбухтино авылында 1914 елның 12 августында туган. Александр чиркәүдә чукындырылган, аның крестныйлары турында да язмалар сакланган. Крестный әнисе крестьян кызы Афанасия Аниковна Хорькова, ә крестный әтисе крестьян улы Георгий Никифоров Слотин, ягъни Евдоким Никифоровичның бертуганы, – дип аңлата туган якны өйрәнүче. 
Сергей Владимирович ачыклаганча, гаиләдә Александрдан кала тагын балалар булган. 1923 елның 20 маенда Слотиннарның Борис атлы ир балалары туган. Ачлык елларда дөньяга килгән бу бала, озак яшәмичә, 1923 елның 4 августында үлеп киткән. 1924 елда туган ир балага да Борис исемен кушканнар.
– Борис Евдокимович Слотин, абыйсы Александр кебек үк, Бөек Ватан сугышында катнашкан, – дип үзенең эзләнүләре турында сөйләвен дәвам итә Сергей Морозов. – 1985 елда, Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, Борис Слотин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Аның үзен яки балаларын, оныкларын эзләп карарга кирәк. РФ Оборона министрлыгының «Подвиг народа» рәсми сайтында юбилей ордены белән бүләкләү турында мәгълүмат бар. Бәлки шул вакыттагы яшәү урынын тәгаенләп, Слотиның туганнарына чыгып булыр.
Сергей Владимирович әйтүенчә, Александр Слотинның Владимир исемле тагын бер энесе булган. Ул 1927 елның 24 маенда туган. Әлегә аның язмышы билгеле түгел. Бөек Ватан сугышында катнашканнар исемлегендә ул юк.
– Ильбухтинода хәзерге вакытта Слотиннарның нәсел дәвамчылары юк, – ди С. Морозов. – Тагын бер Слотиннар бар, ләкин, тарихи мәгълүматларга караганда, бу ике нәсел тармагы кисешмәгән. Ильбухтинодан чыккан һәм бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Слотиннар бар. Башта алар Бирюков фамилиясен йөрткәннәр, соңрак батюшка метрика кенәгәсендә аларны Слотиннар дип теркәгән. Мондый очраклар ул вакытта булгалаган инде. 
Александр Слотин турында үзендә тупланган бөтен мәгълүматны Сергей Владимирович КФУның тарих факультетындагы «Снежный десант» эзтабарларына тапшырган.
«Александр Слотинның крестный әнисенең оныклары Анатолий, Татьяна һәм Галина Сенчиковалар хәзерге вакытта Чаллыда һәм Ильбухтинода яшиләр, Ә Александр Сенчиков – Подмосковьеда. Александр Слотинның туганнары табылмаган очракта, ядкарьне Сенчиковларга тапшырырга була», – ди Сергей Морозов. 

Фото предоставлено Сергеем Морозовым.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев