Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Онытылмасын өчен

Илебезнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне быел үзенчәлекле рәвештә – үзизоляция режимы шартларында үтте. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын исәпкә алып, 75 еллык юбилей көнен тыйнаграк, парадларсыз, очрашуларсыз, мәйданнарда тамашаларсыз үткәреп җибәрдек. Ләкин аңа карап Җиңү көненең кыйммәте югалмады. Киресенчә, безнең өчен 9 Майның никадәр изге, истәлекле көн булуын искәртте. Ул миллионлаган корбаннар бәрабаренә яулаган азатлыгыбыз, аяз күгебез символы. 

Тукай районында бүгенге көндә 15 сугыш ветераны яши. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел кими бара. Әле Җиңү көнен каршыларга берничә көн кала гына Кече Шилнә җирлегендә яшәүче Әбүдәр Садыртдинов каты авырудан бакыйлыкка күчте. Шөкер, исән ветераннарыбыз хөкүмәтнең, район җитәкчелегенең, якыннарының хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер кичерә. 
9 май көнне барлык җирлекләрдә дә бәйрәм чаралары узды. Һәйкәлләргә чәчәкләр салу, сугыш һәм тыл ветераннарын бүләкләү оештырылды. Авылларда бу көнгә обелиск һәйкәлләрне яңарттылар, берничә урында яңалары төзелде. 
Бәйрәм көнне Теләнче Тамак авылы мәктәбе ишегалдына Советлар Союзы Герое Нурми Шәриповның бронза бюстын урнаштырдылар. Тумышы белән Казаклар авылыннан ул. Якташлары аның белән горурлана. Нурми Шәриповның Таулы Дөреш авылында гомер кичерүче бертуган энесе Фәлих Шәрипов гаиләсе дә герой туганнары белән бәйле истәлек-ядкарьләрне кадерләп саклый. 
Бу көнне шулай ук авыл мәдәният йорты каршында тыл хезмәтчәннәре истәлегенә дә һәйкәл ачылды. Гранит тактада җир сукалаучы хатын-кыз белән бала сурәте. Бу изге эш өчен авыл халкы күмәк булып акча җыйды. Һәйкәлләрне ачу тантанасына чакырылган район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев үз чыгышында Җиңүне якынайтуда тыл батырлары өлешенең ифрат зур булуына басым ясады. 
Районкүләм рәсми тантана быел Кече Шилнә авыл җирлегендә үтте. Авылның сугыш кырларында башларын салган авылдашлары истәлегенә куелган мемориал-һәйкәлгә район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев белән тере чәчәк бәйләмнәре салды. Тукай районыннан Бөек Ватан сугышында 8 мең кеше катнашкан. Шуларның 3,5 меңенә әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Кече Шилнә җирлегеннән 348 кеше фронтка алынган, 178е кайтмаган. «Җиңү көнен якынайтыр өчен тылда хезмәт куйган ватандашларыбызны да онытырга хакыбыз юк. Без батырлар токымыннан икәнне яшь буын да белергә тиеш», – диде Фаил Камаев үзенең чыгышында.
Бөек Хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру максатында җирлекнең Белоус авылында да юбилей елында обелиск-һәйкәл төзеп җиткерделәр. Бу проектны тормышка ашыруда район хакимияте дә, авыл халкы да катнашты. Аны ачу тантанасына, чикләүләр булуга карамастан, байтак халык җыелды. Арада өлкәннәр дә, балалар да бар. Күпләр сөенечен яшерә алмый, Тукай районының күренекле авылында моңарчы Дан объектының булмавы, әлбәттә, кызганыч иде. Шөкер, бу төзәтелде. Бүгеннән аның миссиясе башланды – һәйкәл Бөек Җиңүне, илебез халкының тиңдәшсез батырлыгын һәрдаим искәртеп торачак.

Резидә ЮСУПОВА, 
Эльвира АБДУЛЛИНА.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев