Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Алар мәңге хәтердә

Хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! Мин – Тукай районы Иске Абдул авылыннан Фәйрүзә Ваяз кызы Сабирова, әтием турында язарга булдым. Әтисе сугышка киткәндә ул кырык көнлек сабый гына булып калган. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авыр балачак еллары турында әтием бик еш искә ала иде. Әтиемнең әтисе – Кыяметдин бабай, 1941 нче елда ук хәбәрсез югала. Бөек Җиңүгә 75 ел булды. Бабабыз хакында бернинди дә хәбәр таба алганыбыз юк. Мәрфуга әбинең өч улы да сугышка китә – Кыяметдин, Билалетдин һәм Нурулла абый. Ике улы сугышта һәлак була, Билалетдин абый бер аягын сугыш кырларында калдырып кайта. Тик, ул да сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча, 5 баласын ятим калдырып үлеп китә.

Мәрфуга әби гомере буе улларын көтеп, 33 ел килене Нурлыхода тәрбиясендә яши. Нурлыхода әбием газиз ирен 50 ел көтеп, толлык намусын саклап, Мәрфуга әби белән бергә минем әтиемне тәрбияләп үстергәннәр. Әтием әтисен көтеп, аны сагынып, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән. Ул болай дип сөйли иде. «Хәтердә: сугыштан соң берән-сәрән генә булса да фронтовиклар кайта башлады. Безнең авыл аша военкоматка исәпкә (учетка) басарга баручы солдатларны күреп, йөгереп чыга идем дә: «Безнең әтине күрмәдегезме, ул кайчан кайта?» – диеп, авыл башына чаклы озата бара идем. Күктә очкан самолетларга карап: «Әтине алып кайт, аңа сәлам әйт!» – дип кычкыра идем. Шулай өметләнеп яши торгач еллар уза торды, тик минем әтием генә кайтмады», – дип, әтисен юксынып сөйли иде.
Әбисе белән «уфалла» арбасын тартып утын ташуларын, кыш көне утынга баргач буранда адашып йөрүләрен, аннан буш чана белән салкын өйгә кайтып егылуларын, 2-3 пот икмәк белән кышка керүләрен, таякка эшләп йөрүләрен, ачлыкка интеккән елларын әтием елый-елый искә ала иде.
Җиңү көне һәркем өчен бик күңелле бәйрәм, ләкин безнең әби ул көнне һәрвакыт елап утыра иде. Мин үсә төшкәч:

Юл читендә каберләр күп
Гөлләргә уралганнар.
Ә кайда соң сезнең кабер
Хәбәрсез югалганнар?! 

дип җыр сузуга, әбиемнең моңсу күзләренә кайнар яшьләр килә иде. Әбием белән янәшә Кыям бабай да булса нинди рәхәт һәм күңелле булыр иде...
Мәрфуга әби дә, Нурлыхода әбием дә, әтием дә бакыйлыкка күчтеләр. Шунысы сөендерә, әтием авыл советында эшләгән чагында әтиемнең исеме балаларыма булса да калсын дип, безгә «Кыямов» фамилиясе яздырып калдырган. Без горурланып Ватаныбыз тынычлыгы өчен сугышта хәбәрсез югалган Кыям бабаем исемен йөртәбез, үлемсез полкта аның зурайтылган рәсемен горурланып тотып барабыз.
Безнең хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин һәр елны сугыш ятимнәренә Җиңү көнендә азык-төлек пакетлары бүләк итә. Әтием сөенеченнән: «әтиемнән посылка алган кебек булам, шул бүләкне алгач» дия торган иде.
Кечкенәдән әтисез үскән әтием өчен һәрбер бүләк зур сөенеч иде.
Теләгем шул: шомлы еллар кабат килмәсен, балаларыбыз, оныкларыбыз «уфалла» арбасын тартып, җәфа чигеп туңып йөрмәсен, Җир йөзендәге һәрбер бала әти-әни белән, тулы гаиләдә үссен, дөньялар тыныч, имин булсын! 

Фәйрүзә Сабирова. Иске Абдул авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев