Юбилярны хөрмәтләү кичәсе җыр-моңга, хатирәләргә бай булды
Күзкәй авылының мәдәният йортында «Әллүки» халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Бөтенроссия фольклор ансамбльләре фестивале лауреаты, сәхнә ветераны, баянчы-җырчы Рафис Хәсәновның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булды.
«Хезмәтенә күрә - хөрмәте» дигән бик мәгънәле әйтем бар. Авыл халкы алдында хезмәте зур Рафис Кәрамовичның. Мәктәптә балаларга авыл хуҗалыгын механикалаштыру дәресләрен бирде, төп хезмәте белән бер үк дәрәҗәдә үзешчән сәнгатьне якын итте. Аның, баянчы-җырчы буларак, төрле сәхнәләрдә: фестивальләрдә, «Уйнагыз, гармуннар» дигән район, зона, республика бәйгеләрендә яулаган Дипломнары, Мактау кәгазьләренең исәбе-хисабы юк. Кырык елга якын гомерен үзешчән иҗатка багышлаган сәхнә ветераны ул. Алай гына да түгел, заманында авылдагы бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар ару белмәс бу гармунчы-җырчыдан башка узмаган. Ә моннан нәкъ утыз ел элек баянчы Рафис Хәсәнов белән сәхнә остасы Флүрә Нуриева бай тарихлы «Әллүки» фольклор ансамбленә нигез салганнар. Бик күп талант ияләрен туплаган ул чагында бу коллектив. Җырга гашыйк җаннар анда хәтта гаиләләре белән йөргәннәр (cүз уңаенда, бүгенге кичәне дә әнисе белән бергә йөреп, сәхнәдә үскән Роза белән музыкант ире Фидаил Асылмәрдәновлар алып барды). Бу традиция дәвам итә. Мисал өчен, Рафис Кәрамовичның гомер юлдашы Рәсимә дә бүген ансамбльнең иң актив артистларының берсе.
Ансамбль милли традицияләрне, көнкүреш йолаларын, борынгы җырларны эзләп табып, сәхнәләштереп, халыкка кайтару өлкәсендә күп еллар буе зур эш башкарып килә. Кайларда гына, нинди сәхнәләрдә генә чыгыш ясамаган әлеге коллектив һәм Казан сәхнәләреме ул, күрше районнарның иҗат мәйданымы, Рафис Хәсәновның кулында - адәм күтәрмәслек моңлы баяны. Ансамбльнең башлап җырлаучысы да әле ул. Моннан унбиш ел элек фольклор ансамбльгә «халык ансамбле» исеме бирелде. «Күндәм атка йөгән күп» дигәндәй, моннан дүрт ел элек Рафис Кәрамовичка ансамбльне җитәкләү вазифасы да йөкләнде. Һәм коллектив бик күп бәйгеләрдә үзен өр-яңадан танытырга өлгерде. Әле юбилей көне алдыннан гына «Әллүки» халык фольклор ансамбле Чаллыда узган «Балкыш» зона фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Тора-бара, кем әйтмешли, «сәхнә җене» кагылган Рафис Хәсәновның автор-башкаручы буларак та сәләте ачылды. Мәсәлән, сүзләрен һәм көен үзе язган «Күзкәем» җыры авылыбызның гимнына әверелде. Коллектив, кайда гына булмасын, чыгышын шушы җыр белән тәмамлый. Аны авылдашлар да бик җылы кабул итте.
Менә шундый иҗатка мөкиббән кеше ул 70 яшен тутырган Рафис Кәрам улы. Кичәдә юбилярны авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, «Ярыш» хуҗалыгы, мәктәп җитәкчеләре Расим һәм Мирзаян Шәйхәттаровлар, район мәдәният бүлегеннән Октябрина Әюпова, Күзкәй мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина һәм иҗатташ дуслары җылы котлады. Билгеле инде, иҗат кешесенә багышланган кичә хатирәләргә дә бай булды: мәңгелеккә киткән сәхнәдәшләрен искә алып сагышландылар, кызыклы мизгелләрне искә төшереп, рәхәтләнеп көлештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларга төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар, дип хәбәр итте Күзкәй авылыннан Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев