Йөрәгендә – яшьлек уты
Бу тормышта төрле кешеләрне очратканым бар. Аларның кайберләрен «тумас борын картайганнар» рәтенә кертергә була, кайберләрен тырыш кырмыскалар дип атар идем. Районның Түбән Суыксу китапханәсендә 37 ел хезмәт куйган Оркыя Камал кызы Арсланованы бары тик тырыш кырмыскага гына тиңләп була.
Актаныш районының Апач авылы кызы Түбән Суыксу клубында узган бар чараларда да актив катнашып, авылдашларының ихтирамын казанды. Татарстанның мәдәният министрлыгыннан да, район җитәкчелеге тарафыннан да бирелгән дистәләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары шул турыда сөйлиләр. Пенсиягә чыккач та тик ятмый Оркыя. Бүген ул «Тукайтеплогаз» җәмгыятендә диспетчер вазифасын башкара. Җәмәгать эшләренә дә бик теләп катнаша. Соңгы унике елда сайлау комиссиясе рәисе эшен алып бара, җирлекнең ветераннар һәм инвалидлар советын да җитәкли. Гомумән, авыл җирлеге башлыгы кушкан бар эшләрне дә төгәл итеп һәм җиренә җиткереп башкара Оркыя Камал кызы. Ул әле клубта ансамбль җитәкчесе дә. Яшьләр аны бик хөрмәтлиләр, хәтта эшенә кире кайтуын да сорыйлар. Җыр-моңга Актаныш районының танылган гармунчысы Камал абыйдан күчкән мәхәббәтне тормыш иптәше Наил белән уллары Айдар һәм Алмазда да тәрбияләгәннәр. Алар икесе дә менә дигән итеп җырлыйлар, төрле мәдәни чараларга яратып йөриләр. Ә Оркыя исә һәр кич ансамбле янына ашыга.
Зәбир Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев