Тылсым иясе Рәсилә Хәкимова
Элеккеге вакытларда чигү эше һәр хатын-кызның кул шөгыле булган. Сабан туе батырларына сөлге чигеп бүләк иткәннәр, кызның бирнәсендә чигелгән мендәр тышлары булган, тәрәзә өсләрен, стеналарны да чигүле әйберләр бизәгән. Иштирәк авылында яшәүче Рәсилә Хәкимованың өендә дә кая карама - чигелгән кул эшләнмәләре. Ишектән аяк басуга пөхтә итеп, күңел җылысын биреп...
- Бик яратам чигү белән утырырга. Диван сатып алганда да уңайлы, кул эше белән утыру өчен кулай булсын дип, махсус заказ буенча, диванның түр ягында менә шундый өстәлен ясадылар, - ди Рәсилә апа Хәкимова.
Чыннан да, йомшак урынга кереп утыр да, лампаңны кабыз да, матурлык дөньясына кереп чум гына. Ә аннан соң инде, әйтерсең лә, Рәсилә ханымның инәсе гүя үзе чигә башлый.
- Сәламәтлегем начарлану сәбәпле, эшемнән китәргә туры килде, сакчы булып эшкә кердем. Ә анда вакыт күп, ничек тә уздырырга кирәк, - ди Рәсилә апа.
Озын вакытны файдалы итәр өчен ул кул эшенә тотына.
- Үземә свитерлар бәйләп кия идем, бүләк тә итә идем, - дип сөйли Рәсилә ханым. - Тик хәзер инде бик бәйләүгә тотынып булмый - куллар ойый. Ә чигү чиккәндә инәне тотып кына утырасың, кирәкле эшне үзе эшли ул, - дип елмайды Рәсилә апа һәм инәсенең чыннан да тылсымлы булуын әйтте.
Кечкенә картиналарын бер атнада чигә икән Рәсилә Хәкимова. Зурларына исә берәр ай вакыт кирәк, ди.
- Әз генә рәсеме күренә башлауга, йөрәк түзми башлый, тизрәк тулы рәсемне күрәсе килә, төсләр уйнавыннан хозурланасы килә башлый. Шуңа күрә, иң мөһиме, картинаны башлау кирәк. Аннан соң үзеннән-үзе чигүгә утырасың ул, - диде Иштирәк авылының чигү остасы.
Бу авылда хәләл җефете Рәис Фәләхович белән 6 ел торалар икән инде.
- Рәис хатыны бит ул! - ди Рәис абый шаяртып Рәсилә ханым турында, үз исеменең «председатель» мәгънәсенә ишарә ясап. Мал-туарларыннан бары тик чыпчыклар гына икән. Хәкимовлар ишегалдын үз иткән алар.
- Көненә бер буханка ипи ашап бетерәләр алар, чыр-чу килеп, - дип сөйләде шаяртуга бик оста булган Рәис Хәкимов.
Менә шулай үзләре дә чөкердәшеп, һәр туар таңны матурлык, кошлар сайравы белән бизәп гомер итәләр Хәкимовлар. Тылсым бар җирдә могҗиза да бар. Ә могҗиза ул - ярату. Тормышның ачы хәсрәтен кичереп, күңелләрендә яратуны саклап кала алган Рәсилә апа белән Рәис абыйга сокланып калдым. Башкарган эшеңә, Аллаһ биргән яңа көнгә, бер-береңә булган ярату - ул чып-чын тылсым була инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев