Тукай районы юбиляры Нурлыхода Шәйдуллина 90 яшен билгеләп үтте
90 яшенә җиткәннәрне озын гомерлеләр дип әйтәләр. Яхшы сәламәтлек һәм нәселдән килгән үзенчәлек турында сөйләүче факт бу. Шушы озын гомер яшенә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның толы, Теләнче Тамак авылында яшәүче Нурлыхода Шәйдулла кызы Шәйдуллина җитте. Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олугъ юбилеебелән Тукай муниципаль районы аппарат...
90 яшенә җиткәннәрне озын гомерлеләр дип әйтәләр. Яхшы сәламәтлек һәм нәселдән килгән үзенчәлек турында сөйләүче факт бу. Шушы озын гомер яшенә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеранның толы, Теләнче Тамак авылында яшәүче Нурлыхода Шәйдулла кызы Шәйдуллина җитте.
Туганнары, якыннары белән бергә аны әлеге олугъ юбилеебелән Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да котлады һәм Россия Президентының исемле котлау открыткасын тапшырды. Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Р. Нәҗметдинов, "Шәфкать" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры С. Шәехова, социаль хезмәткәр Р. Насыйбуллина, медицина хезмәткәре Р. Закирова да юбилярга ихластан матур теләкләр җиткерде. Нурлыхода әби барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтте, дип хәбәр иттеләр безгә "Шәфкать" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев