Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тормышка шөкер итеп яши беләләр Главновлар

Ай, бу сугыш хатирәләре... Күңел төпкелендә утыралар. Урамнан дөбер-шатыр арбалы КамАЗ машинасы узып киткән тавышка да дерт итеп сискәнеп китә фронтовик Петр Иванович Главнов. Еракта, яшьлегендә калган бомба шартлаулары, атакага барганда җир өстендә ятып калган солдат мәетләре, мичләре генә тырпаеп калган нигезләре тирәсендәге алама киемле әби-бабайлар сыек томан аша хәтеренә...

80нче елларда Бәткедә, КамАЗ яны авыл зонасы төзелешенә килгән механик Петр Иванович, Ворошилов совхозына авыр эшләрне механикалаштыру буенча зур эшләр җәелдерә. Әмма сугыш яралары да көчәйгәндер, бара-тора аның күрү сәләте көннән-көн кими, күзлекләр дә ярдәм итми, даруларның да файдасы тими, 10 елдан артык инде ул тома сукыр. Хәзер ул 94нче яше белән бара. Колагы да ишетми. Районның социаль идарәсе ярдәме белән яңа төр колак аппараты алып биргәннәр. Аның өчен бик рәхмәтле Петр Иванович. Хатыны Екатерина да бу арада авырып урын өстенә яткач, хуҗалыктагы һәм йорт эчендәге күп төрле эшләрне социаль идарә хезмәткәре Кадрия Закирова башкара: ашау-эчү ризыклары, дарулар китерә, өй эчен җыештыра, савыт-сабаны юа, туган-тумачасына хатлар да язып сала. Кадрия Главновлар гаиләсенең иң якын кешесенә әйләнгән. Ирле-хатынлы Главновларның, аеруча, Петр Ивановның рәхмәте зур аңа. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Ватан сугышы ветераны, беренче төркем инвалид, көчле рухлы Петр Иванович Главновны котлау телеграммалары һәм хатлары еш килә. Аларны укып, Кадрия Закирова Главновларны таныштырып тора. Петр Иванович Чаллыдагы улы Николайның һәм килене Иринаның атна саен кайтып хәлләрен белеп торуларына бик шатлана, йөзләре яктырып, күңелләре күтәрелеп китә.

Күңел күзе белән һәр нәрсәне, һәр яңалыкны тоя инвалид Петр Главнов. Хуҗалыкның ныгуына, яхшы уңыш алуына сөенә ул. КамАЗ төзелеше елларында салынган, аның да көче кергән нигезнең нык булуы, яңа буынның алар эшен лаеклы дәвам итүе инвалид-ветеранга яшәү көче өсти.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев