Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Әтисе белән горурланып яши

«Безнең кебек балачакларын чабата киеп, хәер сорашып үткәргән кешеләр күп калмагандыр инде», - дип сүзен башлады аның белән әңгәмә коргач, Саҗидә Асылмәрдәнова. Калмия почта бүлеге җитәкчесе Сания Мәүләвиева әйтүенчә, Саҗидә Асылмәрдәнова безнең газетабызның тугры укучыларның берсе. Ул 1937 елны Калмия авылында туган һәм бүгенге көнгә кадәр шунда яши. Саҗидә апаның...

Тукай районының Калмия авылында туган Хәсән Мусин турындагы магълүматларны туплый башлагач, андый исем-фамилияле ике кеше табылды. ТР Хәтер китабында түбәндәге мәгълүмат китерелгән: Мусин Хәсән Мосифулла улы, 1900 елгы, ат караучы, колхоз «Кызыл Йолдыз», 03.04.1938 елны кулга алынган, 16.06.1939 елны ТАССРның НКВД тарафыннан 58-2, 58-7, 58-11 маддәләре буенча милли оешманың катнашучысы, зыян китерүче буларак гаепләнгән. Җинаятьнең составы булмаганлыктан эш туктатылган. Моннан тыш, ТРның Бөек Ватан сугышы виртуаль музеенда Мусин Хәсән Мөсәвир улы, 1903 елгы, Тукай районының Калмия авылыннан Минзәлә район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алынган, 1942 елны һәлак булган, Ленинград өлкәсенең Киров районындагы Невская Дубровка (Отрадное) авылында җирләнгән дип язылган.

Бу ике Хәсән Мусин туган еллары һәм әтиләренең исемнәре белән аерылгач, бәлки, икесе ике кешедер дигән уй килде. Ләкин, ике ел элек газетабыз битләрендә (30.10.2015, №80) ветеран-журналистыбыз Хәмит абый Мөхәммәтшин Саҗидә апа һәм аның әтисенең язмышы турында бик тулы һәм тирән эчтәлекле язма бастырган. Аны укыгач, аңлашылды: репрессия корбаны һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучы - бер кеше. Күрәсең, өстә китерелгән чыганакларның берсендә ялгышлык киткән.

Саҗидә апа әтисенең фотосурәтен өенең түрендә тота. Әтисенә нахак яла ягып, кулга алганда, аңа нибары бер яшь була. Хәсән Мусин, тоткынлыктан чыккач, фин сугышында катнаша, колхозда эшли, Ватан сугышына китә. Сабый килеш әтисез калган Саҗидә апа Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Хәсән Мусин кызы мин, дип горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев