Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Кул эшләре остасы Нурсинә

Бу йортта өйалды тупсасыннан ук үрелгән паласлар каршы алды безне. Өй эченә үтә-үтә мондый кул эшләренең тагын да күплеген һәм төрлелеген, зәвыклылыгын күреп сокландык. Сүзем Иске Абдул авылында яшәүче Нурсинә һәм Вәзир Гайнетдиновлар яшәгән йорт хакында. Кул остасы Нурсинә ханым әнә шулай итеп бар өен аллы-гөлле бизәкләргә күмгән. Идәндә генә...

Нурсинә ханым да, Вәзир әфәнде дә инде лаеклы ялда. Яшьлекләрендә чит җирләргә чыгып китеп, гомерләрен Свердловск шәһәрендә үткәргәннәр. Нурсинә ханымның әнисе үлгәч, моннан унбиш ел элек, авылга кайтырга, әтиләрен берүзен калдырмаска карар иткәннәр. Рифкать ага Нуриев - Бөек Ватан сугышы ветераны. Аллага шөкер, бүген дә исән-сау, кызы һәм кияве тәрбиясендә гомер кичерә.

Нурсинә апаның кул эшләре белән шөгыльләнүе балачактан ук башланган. Ул вакытларда күбрәк бәйләүгә хирыс булган. Свердловскида яшәгәндә тулай торакта вахтер булып эшләгән, бәйләргә, чигәргә анда вакыты күп калган - беренче кофталар, шапкалар да шул чорларда барлыкка килгән. Үрнәкләрен гадәттә газеталардан карый торган булган, бизәкләрне үзе дә уйлап чыгарган.

«Бер генә минут та тик утыра алмыйм. Вахтер булып эшләү кул эшләрен арттыруга тагын да этәргеч булды», - дип сөйли Нурсинә апа. Бүген дә әнә телевизор каршында утырганда да аның кулында ниндидер кул эше бар. Тапшыруларның тавышын тыңлый, ә күзе кулындагы бәйләмендә. «Үзем генә түгел, әтием дә булыша әле. Иске бәйләмнәрне сүтеп, миңа җеп ясап бирә. Күзлек тә кимичә сүтә шуларны», - ди Нурсинә ханым. Җепне шулай иске бәйләмнәрнекен дә куллана, сатып та ала, кызлары, оныклары да алып кайталар. Алай гына да түгел, оныклар әбиләреннән яңа төрле шапкалар бәйләп бирүен сорап кына торалар. Чөнки үзенчәлекле, беркемдә дә юк, шәһәрдәге дус кызлары күреп көнләшерлек! «Берсендә 18 яшьлек оныгым Янага ике сәгать эчендә шапка бәйләп бирергә туры килде», - дип сөйли Нурсинә апа. Әниләре кебек үк булмаса да, кызлары Гөлирә белән Гөлнара үзләре дә бәйли белә. Нурсинә ханымның шөгылен күреп, дуслары, якыннары да иске бәйләмнәрне китерәләр, аннары яңа туган кул эшләре үзләренә бүләк булып та кайта. Әнисеннән калган кабасы да бүгенгә кадәр сакланган Нурсинә апаның, шулай итеп, йонны җегерләп тә җеп ясый икән ул.

Аллы-гөлле җепләрдән генә түгел, башка төрле материаллардан да сәнгать әсәрләре тудыра Нурсинә апа. Бисердан ясаган кул эшләре дә байтак. «Монысын туганым Кадрия апа Шәйдуллина өйрәткән иде», - дип аңлатып үтә ул. Әйтергә кирәк, бик вак эш. Осталык кына түгел, түземлек тә сорый. Рәссамлык сәләте дә булырга тиеш синдә. Гомумән, рәссамлык сәләте барлык кул эшләрендә дә сорала, минемчә.

Паласларны, урындык япмаларын пакетлардан да үрә Нурсинә апа. Кибеттә сатыла торган гап-гади пакетлардан. Мәсәлән, 70кә 50 сантиметр зурлыгындагы палас өчен 30лап пакет тота. Хатын-кыз кия торган капрон колготкилардан да үзенчәлекле паласлар тудыра кул эшләре остасы. Монысында инде чимал күбрәк кирәк, 50гә 70 сантиметрлы паласка, әйтик, 60лап колготки кереп китә. Балалары, оныклары, туганнары, күршеләре хәзер искергән колготкиларны чүп савытына ташламый, туп-туры Гайнетдиновлар йортына алып килә. Метр ярымлы палас үрү өчен якынча ике атналап вакыт кирәклеген әйтә оста.

Нурсинә апаның гомер буена бәйләгән паласлары ким дигәндә 100гә тулган, шапка-кофталарның да очына чыгарлык түгел, башка төрле кул эшләренең дә. «Берсен дә чутлаганым юк. Сан өчен түгел, күңел өчен эшлим, матурлык тудыра алуыма сөенәм. Бәйләгән, үргән әйберләремне балаларыма, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма бүләк итәм», - ди ул.

Кул эшләре белән шөгыльләнүенә тормыш иптәше Вәзир абый да бик хөрмәт белән карый, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Шулай итеп, бер генә минутларын да бушка уздырмыйча, сарайларында кәҗәсен, тавык-үрдәген тотып, бакчаларында җиләк-җимешен үстереп, тулы канлы тормыш белән яшиләр Гайнетдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев