Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Кеше хәленә керә белүче шәфкать туташы

XX гасырның иң танылган шәфкать туташы Вирджиния Хендерсон: «Шәфкать туташы - аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки үз-үзенә бикләнгән кешенең теле», - дип әйткән. Аннан башка тагын нинди генә һөнәр үзенә изгелек, сабырлык, кеше хәленә керә белү, кайгырту, кешелеклелек кебек мөһим...

Сабырлык, җаваплылык, пөхтәлек, сизгерлек, игътибарлылык, намуслылык - шәфкать туташы үз эшен уңышлы башкару өчен мөһим сыйфатлар. Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда хәлне күзаллап дөрес карар кабул итү, кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен күпме көч, эчке ныклык һәм сабырлык таләп ителә. Нәкъ менә шушы сыйфатларга ия дә инде районыбызның «Исән» поликлиникасы клиника-диагностика лабораториясендә хезмәт куючы Зөлфия ханым. Анализларны дөрес билгеләү үтә дә җаваплы хезмәт, чөнки дәвалаучы табиб анализлар буенча дәвалау ысулларын билгели. Анализларның дөрес һәм вакытында җиткерелүе - авыруның тизрәк аякка басуын хәл итә. Лабораториядә көне буе кеше өзелми. Кырыслык та, җитдилек тә, чисталык та таләп ителә бу бүлектә эшләүчеләрдән.

Бала чагыннан ук табибә булырга хыяллана ул. Әнәс абый белән Мәйсәрә апа гаиләсендә хезмәт сөяргә, кешеләргә шәфкатьле булырга кирәклеген тоеп үсә. Сеңлесе Гөлфия һәм энесе Әлфис өчен һәрвакыт терәк була. Хыялына хыянәт итми - Чистай шәһәренең медицина көллиятенә юл тота. Дипломлы яшь белгечне Чистай шәһәренең балалар поликлиникасына эшкә билгелиләр. Анда шәфкать туташы булып 4 ел эшли. Гомерлек яры Марат белән тормыш корып җибәрәләр. Бераз вакыттан Яр Чаллы шәһәренә күчеп киләләр. Тормышларын түгәрәкләп, мәхәббәт җимешләре - Айгөл белән Алинә туа.

Тормыш агым су кебек ага да ага. Районыбыз шифаханәсендә эшли башлавына инде 20 ел тулган. Шатлык-көенечләре, ыгы-зыгы тормыш мәшәкатьләре белән күпме гомер үтелгән. Бүгенгесе көндә Зөлфия Әнәс кызы Шамилова үзе яшьләр өчен остаз. Тормыш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша ул. Хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр. Ул тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булган һөнәр иясе.

«Зөлфия ханым, бәхет нәрсә ул?» дигән сорауга һич икеләнмичә җавап бирә. «Минем өчен бәхет - гаилә, балалар, яраткан эшең булу. Кызларыбыз икесе дә бик тырышлар, икесе дә югары белемле. Тиздән кече кызыбыз диплом эшен якларга җыена. Аның өчен борчылып та, горурланып та йөрим бу араларда. Дөньялар имин булсын, барлык кешеләр саулык-сәламәтлеккә тиенеп яшәсеннәр иде», - ди ул, елмаеп.

Резедә Мәүҗетова.
Яңа поселогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев