Холкы да, эше дә матур
Авылым кешеләренә сокланам. Тырышлар, эшчәннәр, киң күңелле һәм ярдәмчелләр. Моны мин Казаклар авылында яшәүче, гомер буе сыер савучы булып эшләп, бүгенде көндә 80 яшен тутыручы Мөнҗия Зарип кызы Рафикова мисалында ачык күрсәтә алам.
Мөнҗия апаның саф, чиста күңелле икәненә барлык авылдашлары, күршеләре шаһит. Ул гомер буе «Мәгариф», «Маяк» колхозларында сыер савучы булып эшләде. Бер дә җиңел эш түгел - иртәнге сәгать 4тән кичкә кадәр аяк өстендә. Җәйләүдәге сыерларны карап, савып, ашатып кайтканда, кайберәүләр әле тәмле йокыларыннан гына торалар, ә Мөнҗия апа шул арада ярты эшен төгәлләп, өенә кайтып бара торганнардан була. Мөнҗия Рафикованың сабырлыгы һәрбер кеше өчен үрнәк. Тыйнак, үз эшеннән туймас зат ул.
Ире Шәйхел абый гомере буе терлекчелектә, атлы эштә, маллар карый. Бүгенге көндә аның якты истәлеге генә калды - бакыйлыкка күчкәненә байтак ел. Мөнҗия апа төп йортта улы һәм килененең кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Алар өчен ул кадерле ана, оныкларына - яраткан әби.
Шушы көннәрдә, Мөнҗия Зарип кызының олуг юбилее уңаеннан, Теләнче Тамак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, «Кама» агрофирмасының өченче бүлекчә җитәкчесе Назиф Хөснетдинов һәм Казаклар авыл клубы мөдире Зилә Низамова белән берлектә, җылы мохиттә бәйрәм кичәсе уздырылды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов рәхмәт сүзләрен белдереп, тантаналы рәвештә Мөнҗия апага истәлекле бүләкләр тапшырды. Бирегә җыелган кунакларның күңелләргә үтеп керерлек итеп җыр-моң, җор сүз белән Назыйм Гыймазетдинов, Зилә Низамова, Сәетнур Шәймәрданов чыгыш ясадылар, түгәрәк чәй өстәле янында утырган һәрбер кешене яшьлегенә кире кайтардылар, дип хәбәр итә Казаклар авылыннан Гөлсинә Әхмәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев