Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Хезмәте яшәргә көч бирә

Ул башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Әмма тирә-яктагыларга булган җылы мөнәсәбәте, игътибары, гадилеге, эшенә карата үтә дә җаваплылыгы белән Тәнзилә ханым үзенә бик тиз җәлеп итә.

Чирмешән районы Иске Кади авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән ул. Мәктәптә укыганда ук, исәп-хисапка хирыслыгын тоеп алган математика укытучысы аңа хисапчылар әзерләүче уку йортына барырга киңәш бирә. Гаиләдә аннан башка эне-сеңелләрен кеше итәсе бар, авылдаш егет Вахитның да ерак җибәрәсе килми... Тик, тәвәкәлләп, Бөгелмә шәһәренә юл тота. Укып бетергәч, сөйгәне белән кавышып, авыллларында тормыш корып җибәрәләр. Яр Чаллы шәһәре, КамАЗ заводы яшьләрне үзенә тарта. 1988 елда алар Тукай районы «Гигант» совхозына килеп төп-

ләнәләр. Ире Вахит шофер булып урнаша, Тәнзиләнең үзенә дә эш табыла. Шуннан бирле Тәнзилә Шакир кызы Зарифуллина Россия саклык банкының Новый поселогы филиалында хезмәт куя. 29 ел аккан сулар кебек бик тиз үтеп киткән. Бер ул, бер кыз үсеп җиткән. Шатлык-куанычлары арасында көенеч-сагышлары да урын алган. Тормыш иптәше озак вакытлы каты авырудан вафат булды... Ләкин, кайгылырга бирешеп, кул кушырып утырып булмый. Замана да бер урында гына таптанып тормый, алга бара. Элек барлык операцияләр дә банк офисларында башкарыла иде. Хәзер кешеләр өйләреннән чыкмыйча гына «Дәүләт хезмәте» интернет сайтыннан файдалана ала. Лаеклы ялдагы өлкәннәрнең дә күбесе компьютер серләренә төшенә.

- Элек ничек түзелгән икән? Иртәдән кичкә чаклы күпме халыкка хезмәт күрсәтә идем. Безне бит кечкенәдән хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерделәр. Шул сыйфатлар да ярдәм иткәндер инде. Ә хәзер эшем күпкә җиңел, - ди ул елмаеп.

Чиратта торучылар белән сөйләшеп алам:

- Нигә «Госуслуги» аша гына түләмисез? - дим.

- Без монда бер-беребез белән аралашу өчен дә, Тәнзиләбезне сагынып та киләбез. Кайчан килсәң дә ачык йөз белән каршы ала. Берүзе барлык төр операцияләрне дә башкара. Аңлашылмаган урыннар булса, ипләп кенә аңлатып бирә, - диләр өлкәннәр.

Тәнзилә ханым уңган хуҗабикә дә әле. Ул пешергән чәк-чәкләр, гөбәдияләр бәйрәм-туй өстәлләрен бизи. Дини белем эстәргә дә өлгерә ул.

- Сез бәхетлеме? - дип сорыйм.

- Бәхетне кем ничек күрә бит. Бәхет - ул тирә-яктагыларга яхшылык кылудадыр. Аллаһка шөкер, 94 яшьлек әнием исән-сау. Туганнарым белән аралашып яшим. Оныкларым дәү әнием дип өзелеп тора. Хезмәтемне күреп бәяли белделәр. Яраткан хезмәтемнән тәм, яшәвемнән ямь табам, - ди ул.

Шулай шөкер кылып, үз тормышыңнан ямь табып яши белү, һичшиксез, бәхет бит ул.

Резедә МӘҮҖЕТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев