Гомер юлын иңне иңгә куеп узу – үзе үк олы бәхет
Теләнче Тамак авылында хезмәтләре белән танылган кешеләр күп. Гомере буе медицина тармагында эшләгән Венер Хафизов шундыйлардан. Шушы авылда туып-үскән ул, биредә урта мәктәп тәмамлаган. Ә менә һөнәр сайлаганда икеләнгән чаклары да булган. Әмма йомшак күңелле, кешеләргә карата игътибарлы егет иң гуманлы һөнәр - табиб һөнәрен сайлый һәм Казанга медицина институтына...
Ачык йөзле, тиз аралашучан авыл егете шәһәр мохитына, студент тормышына тиз ияләшә: спорт белән шөгыльләнә башлый. Уртача буйлы, киң җилкәле, көчле Венер авыр атлетиканы үз итә. Студент елларында ул хәтта медицина вузлары арасында үткәрелгән чемпионатта беренче урынны ала.
Диплом алгач, Венер Хафизов туган авылына юл тота. Ул укуын тәмамлап кайткан елларда Теләнче Тамак участок больницасының гөрләп эшләгән чагы була, терапевт, хирург, гинеколог бар, ә менә теш врачы урыны, әйтерсең лә, Венерны көткән. Егет җиң сызганып эшкә керешә. Белдекле, кешегә игътибарлы стоматолог килүе турында хәбәр тиз тарала. Больницага хәтта күрше авыллардан теш дәвалатырга киләләр.
Ел артыннан еллар уза. Егет эштә сынала да, өйрәнә дә. Бүген аның букчасында күп төрле Мактау кәгазьләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары саклана. Алар табиб хезмәтенә бирелгән югары бәя. Венер Хатыйп улы Хафизов 37 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый. Күпме рәхмәтләр ишетә ул, эшләгәндә әле бүген дә аны бик еш мактап телгә алалар авылда.
Венер Хатыйпович акыллы, күркәм холыклы гаилә башлыгы да. Бу җәһәттән хатыны Сылуҗиһан апа белән пар килгәннәр алар. Хуҗәмәт мәктәбендә укыганда Сылуҗиһан апа безнең сыйныф җитәкчесе иде. Үзе Югары Тәкермән авылыннан ул. Урта мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесын, аннары Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Безне ул математикадан укытты. Бирегә укучылар төрле авыллардан тупланган иде. Гомер агышында кемнәр генә чыкмады аннан, барысы да ил тоткасы булырдай кешеләр булып үсеп, илебезнең төрле тармакларында эш күрсәттеләр - укытучыбыз күңелләребезгә салган игелекле орлыклар матур шытымнар бирде.
Менә мондый кешеләр турында: икесе дә пар килгәннәр, диләр. Бергә кушылып гомер итүләренә дә байтак вакыт узып киткән икән инде. Июнь аенда аларның икесенең дә күркәм юбилейлары - 70 яшь тулуларын билгеләп үтәләр. Тагын бик күп еллар тигез гомер итегез, балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәгез, дип телисе килә.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев