Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Боерганның «ашыгыч ярдәме»

Филига Минһаҗева – районның «Шәфкатъ» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре. Төп эшеннән тыш, Боерган авыл җирлегенең инвалидлар оешмасын да җитәкли. «Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртә.

Филига ханымны күптән түгел Чаллыда очратырга туры килде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы Шәргыя апа Салихованы дәваханәгә салу мәшәкате белән йөрүе икән. Машинасына утыртып, башта Күзкәй участок больницасына алып барган, аннан юллама алып, Тукай район дәваханәсенә килгәннәр. «Неврология бүлегенә урнаштырып чыктым», – ди Боерганның социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре – авылның «ашыгыч ярдәме» Филига Минһаҗева.
Кеше мәшәкатен үзенеке итеп күрә белүче бу ханымның «Татарстан Республикасының атказанган социаль хезмәткәре» дигән мактаулы исемне йөртүе турында белә идем. «Филига Фарсый кызы Минһаҗева мондый дәрәҗәле исемгә лаек. Бүгенге көндә Боерган авылында ялгыз яшәүче җиде өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтә, – диде бу хакта «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гөлнур Исмәгыйлова. – Аның күп еллык тырыш хезмәте быел шулай югары бәяләнде. Филига Фарсыевна социаль яклау өлкәсендә 1998 елдан эшли – ике дистә елдан артык тәҗрибәсе бар. Бик җаваплы хезмәткәребез. Чын күңелдән бирелеп, яратып хезмәт куя. Өлкәннәр белән һәрвакыт әйбәт мөгамәләдә, һәркайсының җаен таба белә».
Филига ханым үзе эшеннән канәгать, хезмәтен сәнгатькә тиңли – яшәешнең төп һәм иң гади кыйммәтләрен ачу сәнгатенә. Тормышының мәгънәсен дә кешеләргә ярдәм итүдә күрә: «Алар миңа туганнарым кебек инде. Һәркайсының үз язмышы, үз холкы, тормышка үз карашы. Менә Миңнегаян апа Фәттахованы гына алыйк. Кан басымы күтәрелеп җәфалый аны. Иртәме, кичме, көнме, төнме – ул теләсә кайсы вакытта миңа хәбәр бирә ала, үзем шулай кушам. Кан басымын үлчәп, дарулар биреп, тынычландырам мин аны. Өлкәннәр белән аралашу тормышымны тагын да баета, мәгънәлерәк, эчтәлеклерәк итә, шуңа күрә алардан берәр үтенеч я гозер килеп ирешүгә, чыгып йөгерәм», – ди ул.
Инде дистә елдан артык авыл җирлегендә инвалидлар оешмасын да җитәкли. Оешмада бүген 54 кеше исәптә. Алар арасында төрле хәлдәгесе бар. Мәсәлән, Сәгыйрә Гариповага дарулар алып кайтып бирергә кирәк. Ятып торган кешенең хәленә кереп бер җылы сүз әйтү кайчак дарудан кыйммәтрәк тә була әле. 
Алсу Галиәхмәтовага уңайлы туалет көйлисе бар. Монысына авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камилянов, ветераннар советы рәисе Флүзә Сәлимова белән бергәләп алынганнар. Тырышлыкларының нәтиҗәсе бар: Алсуга «Игелек кыл» марафоны кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк.
«Филига кемгә кайчан нинди ярдәм кирәк буласын алдан белә ул, – ди Флүзә ханым Сәлимова авылдашы турында. – Үз карамагындагыларны җыеп диспансерлаштыруга йөртә. Машинасына утыртып табибларга алып бара. Җәй көне авыл апаларын болыннарга алып чыга, бергәләп шифалы үләннәр, чәчәкләр җыялар. Хуҗалыгында кош-корт, мал-туар асрый. Мәдәният йортындагы «Яран гөл» фольклор коллективында солист та ул. 2017 елда районда «Супер әби» бәйгесе җиңүчесе булды. Шул ук елны «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәре» дигән бөтенроссия конкурсының төбәк этабында беренче урынга чыкты. Менә шундый өлгер, бар яктан да килгән кеше ул. «Атказанган социаль хезмәткәр» исемен бик лаеклы йөртә».
Филига Фарсыевна авылдашларына бик рәхмәтле. Үз эшендә коллегаларының, авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренең ярдәменә таяна. Кешеләргә җиңеллек китереп, җәмгыятькә файдалы булып яшәве белән үзен бик бәхетле саный.

/ Алина Баһаветдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец безнен Филига унган булган син Уз изгелеген узенэ дэ мене бн кайтсын Без синен белэн горурланабыз Шундый кешелэр доньяда куберэк тэ булсын дип телибез Узенэ дэ сэламэтлек бирсен аллахы тэгалэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Филига апа Актаныш районынын Адай авылында туып ускэн кыз. Без анын белэн горурланабыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        БИК дөрес сүзләр, безнең Филига апабыз турында! Бик ярдәмчел һәм игелекле ул!