Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Беренче укытучым

Туган авылымның башлангыч мәктәбе бусагасын хыялый өметләр белән атлап керүемә быелның көзендә 55 ел тула. Безне, урамнан кергән малай-кызларны ачык йөз белән аркабыздан сөеп каршылаган, һәрберебезгә мул итеп йөрәк җылысын өлешкән мөлаем укытучыбыз Тәслимә апа Хурамшинаны гомерем буе тормышым маягы итеп күңелем түрендә йөртәм. Һәр эш-гамәлемне аның белән киңәшкәндәй итәм.

Мәктәбебез байлардан калган иркен, тәрәзәләре биек, чиста бина иде. Ишегалдына чыгуга бик матур алма бакчасы. Анда төрле җимеш куаклары чәчәк атып, тирә-янга хуш ис тарата иде. Балалар булышлыгы белән ул авылның иң ямьле, күңелле урынына әверелде. Җәен пионер лагере эшләде. Балалар хезмәт күнегүләре алдылар. Бөтен оештыру эше мәктәп мөдире һәм укытучысы Тәслимә апа Хурамшина өстендә иде.

Беренче дәресләре һаман күз алдымда. Кулыма акбур тоттырып, әни, әти, апа, абый дигән сүзләрне ягымлы кабатлый-кабатлый яздырды, «Хәзер укып кара инде», - дип үтенгәндәй мөрәҗәгать итеп, күп нәрсәгә төшендерде. «Әлифба»ны тиз өйрәнеп, матур язуны да үзләштердек. Сихри китап дөньясына юл ачучы да Тәслимә апа булды. 20 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган Тәслимә апа укучылары арасыннан бик күп һөнәр ияләре чыккан. Саный китсәң, бер дәфтәр бите дә җитмәс. Һәркайсының сукмак башында Тәслимә апа Зарифулла кызы тора. Аңа һәркемнең рәхмәте зур.

Гаиләсе авылда һәркемгә үрнәк иде. Ире Мөхәммәтвәли абый (урыны җәннәттә булсын) белеме буенча педагог, күрше авылларда укытып йөрде. Гаять зыялы, укымышлы кеше иде. КамАЗ төзелеше вакытында зур гына оешманың кадрлар бүлеген җитәкләде. Һәрвакыт Оргыдыга, гаиләсе янына кайтып йөрде. Улы Хәйдәр белән авылыбызның күрке булырдай мәчет салдырдылар. Аңа халык Мөхәммәтвәли исемен кушты. Улы Хәйдәр авылның игелекле эшләрен дәвам итте. Зиратның иске коймаларын сүтеп, яңага алыштырды. Тәслимә апаның кызлары Эльвира белән Лариса да әти-әни фатихасын тотып, матур гаиләләр кордылар, балалар үстерделәр. Лариса Оргыды авылында йорт җиткерә. Тәслимә апа җәйләрен авылга кайтып, йорт тирәсендә чәчәкләр үстерергә ярата, үзе хезмәт куйган авылның киләчәге турында кайгырта, кешеләргә акыллы киңәшләрен бирә.

15 февральдә беренче укытучым, йөзләрчә авылдашларыма белем орлыклары салган хөрмәтле гыйлем иясе Тәслимә апабыз Хурамшинага 85 яшь тулды. Шул уңайдан аңа исәнлек-саулык, олы куанычлар, көтелмәгән шатлыклар гына теләп калам.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев