Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Азат Мөхәммәтгалиев: «Әнкәйләрнең догалары саклагандыр...»

15 февраль – Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көне. Бу көнне бөтен ил буйлап Әфган сугышы һәм башка кайнар нокталардан әйләнеп кайткан ветеран солдатлар үзләренең хезмәттәшләрен, бәрелешләрдә һәм сугыштан соң тән, җан җәрәхәтләреннән һәлак булагн иптәшләрен искә алалар. Безнең районда да бу көн зурлап билегеләр үтелә.

Хәер, әфганчылар сугышчан иптәшләрен, үлгәннәрнең хәтерен бу датада гына искә алып калмыйлар. Ел әйләнәсендә Әфган сугышы ветераннары истәлек такталары ачалар, музейларда махсус чаралар оештыралар, һәлак булган дусларының ата-аналары, якыннары белән очрашып, ярдәм итеп торалар.

Әфганчылар көне алдыннан без районыбызда яшәүче шундый ветераннарның берсе, Азат Мәгъсүмҗан улы Мөхәммәтгалиев белән очраштык.

– Әфган сугышы турындагы хатирәләрнең күбесе еллар үтү белән тоныклана, анда күргән кайбер әйберләр белән сөйлисе түгел, искә аласы да килми. Төрле хәлләргә эләгергә, күпне күрергә туры килде шул, – дип сүзен башлады Азат Мәгъсүмҗан улы.

Тумышы белән Азат Мөхәммәтгалиев Куады авылыннан. 1982 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң ул шоферлыкка укып чыга, аннары, 1983 елда аны авылдашы Айдар Шакиров белән бергә армия сафларына алалар.

– Айдар белән икебезнең озату кичәсе бер-бер артлы үтте. Башта, бер көнне аны озаттылар, икенче көнне озату кичәсе минем әти-әниләрнең йортында үтте. Хәрби комиссариатка килгәч, безгә сер итеп кенә Әфган җиренә җибәрелүебез хакында әйттеләр. Без әлеге хәбәрне тыныч кабул иттек. Чөнки ул еллларда Әфган сугышы турында әллә ни күп сөйләмиләр иде, авылларда да бу хакта сүз бик йөрми иде әле. Шулай да, карантинга 2 айга Төрекмәнстанның Кушка шәһәренә әләккәч тә, ничектер күңелдә авыр тойгылар туды. Табигате, күренешләр дә башка, һава температурасы да 40-50 градуслы эсселеге белән баса иде кебек. Аннары, Кушкадан соң безне Термез шәһәренә күчерделәр. Ә инде Термездан соң без Кабул шәһәренә төштек. Монда мин 180 нче мотострелковый полкка, тәэмин итү взводында хезмәт итә башладым, – дип иска алды ветеран.

Сугыштан Азат Мөхәммәтгалиевка исән-сау, яраларсыз әйләнеп кайтырга язса да, аңа ул вакытларның күңелсезлекләрен, авырлыкларын күп күрә. Хезмәттәшләре белән тау башларына менеп, аңа һәлак булган солдатларның гәүдәләрен алып төшеп, туган якларына җибәрергә, солдат иптәшләренең үлеменә дә шаһит булырга туры килә.

– Әфганстандагы кишлакларга кергәндә бик сак булырга кирәк иде. Чөнки биредә дошманнар гранатага беркетелгән растяжкаларны еш урнаштыра торган булдылар. Без инде елдан артык хезмәт иткән солдатлар моны белеп, игътибарлы булырга өйрәнгән идек инде. Аннары, әнкәйләрнең укыган догалары да безне саклагандыр, мөгаен. Ә менә яңа гына килгән яшь егетләр бу хакта онытып, растяжкаларга эләгеп кенә тордылар. Безенең белән бергә Игорь Малютин исемле медбрат егет тә шул тозаккаэләгеп һәлак булган солдат белән бергә үлде. Ул моңарчы ике тапкыр җиңелчә яраланып исән калган иде. Ә бу юлы растяжкага эләккән егет алдыннан барган Игорь да яраланып, алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирде, – диде Азат Мәгъсүмҗан улы.

Ике ел һәм ике ай Әфган җирләрендә хезмәт иткәннән соң, Азат  Мөхәммәтгалиев туган авылына әйләнеп кайта. Ике елдан соң мәктәптән үк яратып йөргән кызына өйләнә, алар бер-бер артлы ике бала – Динара исемле кыз һәм Айзат исемле бер ул тудырып, үстерәләр. Уллары Айзат та 2015-2016 елларда Сириядә хезмәт итеп кайта, хәзерге вакытта Чаллыда МЧСта эшли.

– Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы рәисе Айбулат Якупов белән без бер полкта хезмәт иткән булып чыкты һәм аның белән без әле дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мин еш кына «Гиндикуш» музеена экспонатлар белән ярдәм итәм, музейга Әфганстан турында егермеләп китап бүләк иттем. Әфганчылар көнендә үземнең туган авылым Куадыда һәйкәл ачарга ниятләп торабыз. Бу эшләрне оештыруда миңа Айбулат Мөнир улы, Түбән Суыксу җирлеге башлыгы Флер Ихсанов та зур ярдәм күрсәттеләр. Ә якынлашып килүче Әфганчылар көне уңаеннан минем барлык сугышчан-интернационалистларга һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарга иң мөһим нәрсә – сәламәтлек, гаилә бәхете телисем килә. Араларыбыз елдан ел сирәгәйсә дә, без бер-беребезне хөрмәтлибез, онытмыйбыз, – диде әңгәмәбез ахырында язмабыз герое.

Без дә аның теләкләренә кушылып, барлык ветераннарыга исәнлек-саулык, бәхет теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев