Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авылым, кешеләрең синең

Авылдашларының сугышчан батырлыгын онытмыйлар

Калмаш авылы читендәге үсеп чыккан яңа урамга Нәкыйп Сәлимгәрәев исемен бирделәр. Ул - Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң авылны төзекләндерүдә күп көч куйган шәхес.

Ватан сугышы башланганда Нәкыйп абыйга 20 яшь була. Ул инде хәрби хезмәттә. Бондюг районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлаган егетне Алабуга комиссариаты армия хезмәтенә чакыра. Бу 1940 елның гыйнвары. Нәкыйпне төз атарга өйрәтеп, Молдавия белән Румыния чигендәге 25 погранотрядның 1 заставасы снайперы итеп билгелиләр. Немецлар Кавказ тауларына ябырылып, 1942 елның көзендә көчле тау сугышлары җәелдергәндә, Закавказье фронты 46 армиянең 25нче чик буе полкы снайперы Нәкыйп Сәлимгәрәев аеруча зур тапкырлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Кавказның Прибишиха һәм Гамашка үткелләрендә, Решевой дип аталган тау төбәкләрендә уңайлы позициягә урнашып, дошманның ике снайперын һәм дистәләгән сугышчысын юк итә. Шушы батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Бер елдан соң «Батырлык өчен» медале дә өстәлә.

Кавказ тауларыннан башланган сугыш юлы Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша үтә, 1945 елның май башында армия газетасында басылган «За рубежом родной земли» дигән мәкаләсендә капитан Василий Никольский Венгрия башкаласы Будапештны азат итүдә дистәләрчә милләт вәкилләренең батырларча сугышулары турында яза. Шулар арасында татар егете Нәкыйп Сәлимгәрәевне искә ала. Аның төз атып, дошманның пулемет ноктасын һәм 4 фрицны юк итүе, 13ен әсир итеп алуы турында горурланып яза.

- Әтием Җиңү бәйрәмен Австриянең башкаласы Венада каршылый. Сугыштан туган авылына 1946 елның ноябрендә кайтып төшә. Биштәр капчыгында иң кадерле әйберсе - трофей итеп алынган аккордеон, - дип искә ала әтисе турындагы хатирәләрне Нәсим Сәлимгәрәев. - Ул сәнгатьне ярата, сугышка кадәр дә авылда сәхнә тоткан кеше була. Кайтуга авыл клубы мөдире итеп куялар. Кулыннан аккордеонын төшерми. Җәмәгать эшен яратып башкаргач, авыл халкы аны депутат һәм авыл Советы рәисе итеп сайлый, - ди Нәсим.

Нәкыйп Сәлимгәрәевнең вафатына 55 елдан артык вакыт узды. Аны балалары, оныклары һәм авыл халкы онытмый. Төп нигезендә яшәүче улы Нәсим йортының түрендә әтисе истәлеге булып аккордеон, төзәтелгән килеш, балкып утыра. Ул күп төрле хатирәләрне уята, Нәсим төрле архивларга язып, әтисе үткән сугыш юллары һәм сугыш вакыйгалары турында материаллар туплый.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев