Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ата шөгыле – улга, баба шөгыле оныкка күчә

Кемдер күңел матурлыгын көйләргә сала, кемдер сүз сәнгатенә бирелеп китә, кемнәрдер картиналар яза, ә Аулаш авылыннан Робим Дорофеев, бизәкләп-бизәкләп, челтәрләп-челтәрләп, агач эшләнмәләре ясый. Авылның һәр өенә аның кулы кергән - тәрәзә япмалары, ишекләр, өстәлләр, икона кую почмаклары, фоторәсем кысалары, шкатулкалар, тагын бик күп эшләнмәләр.

Робим Парфереевич кечкенәдән эш арасында үсә. Әтисе тирә-якта хөрмәт казанган, алтын куллы балта остасы була. Билгеле инде, малай кеше әтисенең төп ярдәмчесенә, дәвамчысына әйләнә. Робим Дорофеевның йорты, мунчасы - үз кулының хезмәт җимеше. Ишегалдында да, өй эчендә дә - һәркайда сокланып туя алмаслык матурлык. Эш кешесен өйдә вакытта тотуы да авыр бит. Балта һәм агач остасы Робим абый Дорофеев турында безгә аның тормыш иптәше Люция Николаевна сөйләде.

Люция ханым үзе йорт учагын саклап торучы хуҗабикә. Хәләл җефете ясаган әйберләрнең һәрберсен саклык белән күрсәтеп, сөйләп йөрде. Ишегалдында шәхси цехларын да булдырганнар. Агач эше өчен кирәк булган эшләнмәләр, өлгеләр, станоклар, эш кораллары тәртип белән үз урынында тора. Шунда ук бер өем агач чүбе дә - опилка җыелган. «Монысын кая куясыз, чүпләре күп җыеладыр бит?» - дип сорыйм Люция ападан.

- Бер дә әрәмгә китми, күршеләребезгә бирәбез, үзебездә дә хуҗалыкта бик ярап куя, - дип җавап бирде Люция Дорофеева.

Агач чүбен мал астына салу бик кулай икән, шулай ук бакча эшләрендә дә файдага ярап куя.

Люция Николаевна белән Робим Парфереевич шушы көннәрдә генә үзләренең 33 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр. Ике балалары бар. Олы кызлары Александра тормышлы инде, үзе ике бала әнисе. Гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә тора. Төпчек уллары Антон исә өйләнү нияте белән йөри.

- Булачак киленебезне сорап кайттык инде, озак тормаслар, тиздән туй да ясарбыз, - диде шатланып, Люция ханым.

Антон да, кайчандыр әтисе үз әтисеннән өйрәнгән кебек, агач эшен үзләштергән. Төп шөгыле итеп башка һөнәрне сайласа да, агачтан үзе ясаган әйберләре бар.

- Нәселдән киләдер инде, Антонның кулы агач эшенә ятып тора. Әтисенең ярдәмчесе инде, - дип Люция апа эшләнә башлаган шкатулканы күрсәтте.

Ата шөгыле улга күчеп, нәсел эше дәвам итә икән - димәк, буыннар чылбыры саклана. Хезмәт аркылы осталык кына түгел, ә тормыш зирәклеге, өлкәннәр киңәше һәм акылы да күчә бара. Ходай насыйп итсә, Робим Дорофеев үз осталыгын оныгына да тапшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев