«Ак барс» клубының иң өлкән җанатары Зарифа Хәйруллинага 90 яшь тулды
Биклән авылында гомер итүче хезмәт ветераны Зарифа апа Хәйруллина үзен котларга килгән кунакларны - район башлыгы Васил Хаҗиев, районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиевны ишек катында сәлам биреп каршылады. Гомерендә күп авырлыклар - ачлыгын, ялангачлыгын күргән, сугыш елларында тылда җиңү өчен...
- Йөз яшең белән дә тәбрикләргә язсын, - ди, район башлыгы Васил Гариф улы Зарифа апага чәчәк бәйләме һәм бүләккә йомшак юрган тапшырып. - Сәламәтлегең ныклы, көннәрең куанычлы булсын, - дип тә өсти әбине юбилее белән тәбрикләп.
Зарифа Нәҗип кызы үзе Мамадыш районыннан, 1956 елны Бикләнгә килен булып төшә. 9 ел хәрби хезмәттә йөреп кайткан - Халхингол сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы фронтларында фашист илбасарларына каршы көрәшкән, үлемне җиңгән батыр егет Җәгъфәр белән гаилә коралар. Тыныч тормышның кадерен белеп, сугыштан соңгы җимерек хуҗалыкны торгызуда җиң сызганып эшлиләр. Икесе дә бу имин көннәр, аяз күк йөзе өчен бар көчләрен биргән затлар. Ирле-хатынлы Бикләндәге леспромхозда эшлиләр, ул елларда биредә агачтан йорт җиһазлары, аш бүлмәләренә гарнитурларга кадәр ясыйлар. Хезмәт белән яшәгән, тату гаиләдә 3 бала дөньяга килә. Алар тигез канат астында илгә-көнгә лаеклы ул һәм кызлар үстерәләр. Әмма Бөек Ватан сугышы ветераны Җәгъфәр аганың гына гомере озын булмый. Җиңү өчен фронтларда бар саулыгын калдырган солдат якты дөньядан иртә китә. Җәмәгате Зарифа апа бүген олы кызы Ленура апа тәрбиясендә төп йортта гомер итә. Ленура ханым үзе дә лаеклы ялда. Ул гомере буе Чаллы шәһәрендә бала тудыру йортында табибә булып эшли. «Безнең бәбиләргә дөньяга килергә булышты, бик ярдәмле, кешелекле апабыз ул», - ди бикләнлеләр аның турында.
Кызлары Лилия Азнакайда яши, һөнәре буенча укытучы. Уллары Зөфәр эшмәкәр, төп нигездән ерак түгел генә йорт җиткергән. Зарифа апа белән Җәгьфәр абый үзләре дә бик кешелекле, ярдәмле булдылар, балалары да бик игелекле, диләр. Зарифа апа бүген балалары, онык, оныкчыклары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер итә. Газеталар укый, телевизордан хоккей уеннарын яратып карый.
- Морозовның җанатары мин, Зарипов үзебезнең татар егете, аның да уенын күзәтеп киләм. «Ак Барс» командасы уеннарының берсен дә карамый калдырганым юк, - ди Зарифа апа. Аңа алда да саулык, куанычлы көннәр насыйп булсын, киләчәктә дә күркәм, түгәрәк юбилейларын бәйрәм итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев