Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Яшьнәү, күкрәүләргә тиң гомер

Олуг юбилее алдыннан гына, язмыштыр инде, Кече Шилнә авылының мөхтәрәм кешесен, күп еллар «Камский» хуҗалыгының баш зоотехнигы Миннетаһир Муллахмәтовны район үзәк хастаханәсенә салдылар. Заманында көне-төне белән хисаплашмыйча эшләгән, фермадан кайтып кермәгән белгечнең теге яки бу авыруны аяк өсте генә үткәргәнлектән, монысы өйдәгеләр арасында шактый мәшәкать тудырды. Аяклары гөбедәй шешеп, урамга...

Даруларның шифасын күрсә дә, урын өстендә тыныч кына ята торган кеше түгел ул. Кайчагында ятагында түшәмгә караган килеш башыннан үткән күп кенә вакыйгаларны исенә төшерә. Унбер балалы ишле гаиләдә сугыш чоры авырлыкларын бик иртә татырга туры килә. Әтисе урта хәлле крестьян Муллахмәт ага һәм аның ике улы сугышта катнаша. Күп медаль-орденнар тагып абыйсы Миннәхмәт һәм әтисе Муллахмәт сугыш җәрәхәтләре алып, өйгә исән әйләнеп кайтсалар һәм авылны торгызуда җиң сызганып эшләсәләр дә, Миннетаһирның иң олы абыйсы сугыш кырларында һәлак була. Әтисе һәм абыйсы, Ватан сугышы ветераннары, Миннетаһирга эштә һәрвакыт үрнәк булдылар, һәр эшне пөхтә итеп, күңел биреп эшләргә өйрәттеләр. Сугыштан соң ат җигеп, «Гигант» колхозында эшли, Чаллыдан мичкәсе-мичкәсе белән трактор-машиналарга ягулык ташый. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган яшь белгеч сугыш елларында һәм аннан соң тәмам хәлсезләнгән хуҗалыкларны торгызуга, аеруча яхшы токымлы сыерлар булдыруга зур тырышлык куя. Район җитәкчелеге сәләтле яшь белгечне Калинин исемендәге хуҗалыкка рәис итеп тәкъдим итә. Үзенең тәвәккәллеге, гаделлеге, мәсьәләне төптән белеп эш итүе белән халык арасында абруй казана. Бер генә мисал. Сабан туе җиттеме, Мәләкәс авылы халкы бәйрәмне кайда үткәрергә белмичә аптырап йөри. Миннетаһир әйтә: «Әнә бит авылга якын гына, тыкырык очында сазламык урын бар. Әйдәгез, шуны тәртипкә китереп, матур ял урынына әйләндерик». Бу тәкъдимне яшьләр күтәреп ала, рәис үзе шәһәрдән транспорт табып, ком һәм балчык ташытып, тигезләп, яшьләр белән өмәләр оештырып, мәйдан тирәли агачлар утырта, гаҗәеп матур урын килеп чыга. Биредә хәзер район күләмендәге күп төрле чаралар да уздырыла. Һәркем Миннетаһир Муллахмәтовны ихтирам белән искә ала.

Аның онытылмаслык тагын бер яңалыгы шул: 1967 елда ук үзе ясаган проект белән малларны җәйге лагерьда асрау тәҗрибәсен өйрәнү буенча хуҗалыкта республика семинары уза. Сыерларны электр аппаратлары белән саву, ясалма орлыкландыру пунктлары эше һәм башка яңалыкларны Миннетаһир Муллахмәтов беренче кулланучылардан була.

8 ел Мәләкәстә рәислек итеп, байтак яңалыклар кертеп калдырган, сөт җитештерүдә уңышларга ирешкән тынгысыз, читтән торып Казан ветеринария институтын тәмамлаган, югары белемле зоотехникны шәһәр янәшәсендә барлыкка килгән «Камский» совхозына баш зоотехник итеп билгелиләр. Районда төрле халәттәге сыерлар - ташланганнары да, савыла торганнары да, буазлары да бергә тотылды. Азыкны бөтенесенә дә бер төрле ашаталар. Хуҗалыкта савым сыерлар саны 1100 башка җитә. Баш зоотехник мәсьәләне башкача хәл итә. Малларны дүрт цехка бүлә, ягъни ташланган, бозаулыйсы, ясалма орлыкландырасы, сөт бирә торган сыерлар аеры-аеры цехларга бүленеп, махсус рацион белән ашатуга күчерелә. Терлекчелек комплексында эш ике сменада оештырыла. Терлекчеләрнең эш шартлары яхшыра, продукция җитештерү дә арта. Хуҗалык күп еллар азыкны эшкәртү цехында әзерләп, маллар алдына сыйфатлы азык куя иде. Бу эш белгечләр күзәтчелегендә башкарылды. Шул сәбәпле «Камский» сөт җитештерүдә һәрчак алдынгылар сафында булды.

Терлекчелек цехы башлыгы, баш зоотехник Миннетаһир Муллахмәтов 24 ел буе хуҗалыкта әлеге җаваплы тармакны җитәкләп, совхоз дирекциясенең даими булышлыгы һәм терлекчеләр коллективының булсынга дип эшләве белән хуҗалык тарихында якты эз калдырган икән, ул, һичшиксез, бәхетле кеше. Аның катлаулы, вакыт белән исәпләшми торган эшен аңлаган хатыны Зөлфиягә бик рәхмәтле ул. Бергәләп бер кыз һәм малай тәрбияләп үстерделәр. Оныклары һәм оныкчыклары булуга, алар белән өй эченең гөрләп торуына шатланалар.

Үзегез тудырган матурлыкка сокланып, кешеләрне шатландырып озак яшәргә язсын сезгә, Миннетаһир Муллахмәтович!

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев