Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ярты гасырга якын авыл табибы булып эшли

Мәләкәс авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире Акулина Архипова белән без очраклы рәвештә очраштык. Почта бүлекчәсенә андагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеген яктырту максатыннан килгәч, почта җитәкчесе безне: «Ул тугры укучы, газетаны һәрвакыт алдыра», - дип ФАПка җибәрде. Шулай без, үзенә дә әйтмичә торып, ак халатлы Акулина Петровнаның эш урынына юнәлдек.

Үзенең 47 ел гомерен Акулина Петровна шушы һөнәренә багышлаган. Ә Мәләкәс авылында ул 43 ел эшли инде.

- Минем карамакта Мәләкәс авылы халкы. Барлыгы меңгә якын кеше. Ярдәм кирәк булганда, әлбәттә, күрше авыллар да килә. Шәһәрдән, башка җирләрдән кайтучыларга да медицина ярдәме күрсәтәм. Кулым белгән, үзем аңлаган һөнәрдән баш тартканым юк, - ди Акулина Петровна.

Авыл җирлегендә фельдшер гаилә табибы ролен үти. Монысы минем вазифам түгел, монысын икенче белгеч карый, дип торырга җай юк. Хәтта теш табибы да булырга туры килә икән:

- Безгә укыганда шулай төрле яклап белем биргәннәрдер инде. Бер эштән дә куркып тормый идем. Бер авылдашның, теше бик нык сызлап килгәч, кире чыгарып җибәрә алмадым, тешен алдым, - дип эш тәҗрибәсе турында сөйли әңгәмәдәшем.

Бик күп сабыйларның кендек әбисе дә әле Акулина Петровна. Алар хәзер үсеп җитеп, үзләре әни булган. ФАПка балалары белән медицина ярдәме, прививкаларга килеп йөриләр. Авыл халкы авырып ятканда өйдән-өйгә дә йөрергә туры килә. Ял көне, төн булуына карамастан, ярдәм кирәк булганда, авыл фельдшеры һәрберсенә җылы сүз белән якты караш таба.

- Шулай да элек авыррак иде эшләве. Хәзер исә бер дигән бинабыз бар. Кирәк булганда ашыгыч ярдәм машиналары да әзер. Бәйрәмнәре, яллары да иркенрәк, - дип Акулина Архипова элеккеге елларны искә төшерде.

Бөтен авылга бер машина булган заманнарда, әлбәттә, хастаханә ярдәме кирәк булган авыруларны тиз арада шәһәргә илтү бик читен булган.

Бервакыт бер хатын-кызның кан китә. Авыл фельдшеры машина эзләп чаба. Бер кеше яңа машина алган була, шуларга йөгереп килә, хәлне аңлата, шәһәргә алып баруын сорый. Тик, машина хуҗасының хатыны, машинаны канга батыра, дип каршы чыга. Хәзерге вакыт булса, «скорый» гына чакырткан булыр идем, дип сөйли Акулина Петровна. Машинасын да таба, вакытында алып барып, табиблар кулына тапшырырга да өлгерә.

Тагын бер очракны искә төшерде фельдшер. 17 яшьлек малай басуда эшләгәндә, тракторы әйләнеп, үзе шуның астында кала. Аягы кысыла. Кычкырып та карагандыр, тик басуда кем булсын, беркем ишетми. Шулай төне буе азапланып чыга бу малай. Иртән генә күреп алалар. Тиз арада фельдшерны алып киләләр.

- Мин, аска төшеп, аның аягын тартып алмакчы булам. Башка ир-атлар, куркып микән, өстән генә карап торалар. Килегез инде, булышыгыз, дип кычкырып җибәрдем үзем дә сизмәстән, - ди Акулина Петровна. - Тракторны бераз күтәреп аякны чыгардык, кирәкле ярдәмне күрсәттем. Малайның аягын саклап кала алдык. Тик, әллә шул вакыттагы курку нәтиҗәсеннәнме, яман шеш авыруыннан бик яшьли вафат булды ул егет, - дип бик борчылып сөйләде Акулина апа.

Аның үзенең дә хәләл җефете шул авырудан бакыйлыкка күчкән. Ире үлгәч, эшеннән китәргә дә уйлаган. Тик тагын бераз эшлә әле, җибәрмибез дигәч, эшендә кала. Шулай хезмәтендә юаныч таба. Һәм 66 яшен тутырган Акулина Архипова әле бүген дә авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә.

- Эшемдә гел мактаулы булдым, төрле грамота, рәхмәт хатлары, башкалары бик күп миндә. Боларның барысы өчен дә мин бианам Анастасиягә рәхмәтле. Өйгә ярдәм сорап кем генә килсә дә, мин балаларымны иремнең әнисенә калдырып чыгып китә идем. Бер авырсынмады, бер кыек сүз әйтмәде. Киресенчә, һәрвакыт ярдәм итә иде, төпле киңәшләре белән дә булышты. Бик нык рәхмәтле мин аңа, - ди Акулина Петровна.

Ә район газетасы «Якты юл»ны ул өстәл китабы вазифасын үти, дип саный.

- «Якты юл»ны һәрвакыт алдырдым. Хәзер дә алдырам. Район хәбәрләрен белеп тору һәркемгә кирәк. Халык белән эшләүче кешеләргә бигрәк тә. Гомумән, газета-журналларны күп укыйм, төрлесенә язылам, - дип, Акулина апа өстәлендәге газеталарны күрсәтте.

Хезмәт кешесе, вакытын эшсезлектә түгел, ә файда белән уздырырга күнеккән кеше. Чыннан да, үз туган җирлегенең басмасын укып барып, үз туган җиренең тулы хокуклы кешесе булып яши, аның борчуларына көенә, шатлыкларына сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев