Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тыл хезмәтчәне Мөслимә Вилданованы юбилее белән котладылар

Калмаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Мөслимә Вилданова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мөслимә Авзалетдин кызы ике бала тәрбияләп үстергән, кызлары инде үзләре дә лаеклы ялда, хәзерге көндә гаиләләре белән Яр Чаллыда гомер итәләр. Бүген Мөслимә апа социаль хезмәткәр тәрбиясендә яшәсә дә, балалары, оныгы һәм оныкчыклары аны ялгыз калдырмыйлар, туган йортларына һәрвакыт кайтып йөриләр, әниләренең хәлен белеп торалар. Мөслимә апа лаеклы тормыш юлы үткән, гомер буе хуҗалыкта сыер сауган.

Тыл ветеранын олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов килгәннәр иде. Алар Мөслимә әбигә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар, тыныч картлык, имин көннәр, бәхет-шатлык, сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев