Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районы ветераны Әмир Шәрифуллин: «Сугышка китәр өчен аяк астына таяк куеп буйны «үстерергә» туры килде»

Бөек Ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Калмаш авылында кече кызы Алия һәм кияве Фәнил тәрбиясендә яшәүче Әмир Шәрифуллин узган кыш 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Унжиде яше тулуга, 1943 елда, армия сафларына алынган ул. Хәрби хезмәтнең, сугышның урау юлларын үтеп, 1950 елда гына армиядән бөтенләйгә әйләнеп кайткан.

Әмир абый тумышы белән Аксубай районы Шәрбән авылыннан. Ватан сугышы башланганда әле ул 15 яшьлек малай була. Сугыш еллары баласы буларак, тылдагы авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә татыган кеше. Үзен аямыйча, өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә эшли ул тылда. Сугышның ике елы үткәч, Әмирне хәрби хезмәткә чакыралар. Аларның частен Суслонгер лагерена җибәрәләр. Бер ел буе Суслонгер урманнарыннан бүрәнә ташый Әмир. Авыр бүрәнәләрне күтәреп, көненә икешәр чакрым юл үтә егет. Ачлык, ялангачлык, авыр эш егетләрнең үзәкләренә үтә. Кыенлыкларга түзә алмыйча, җан бирүчеләр дә була. Биредә яшь солдатларны мылтыктан атарга да өйрәтәләр. «Кызганычка, буем кечкенә иде. Буең метр ярымга җитсә, сугышка алабыз, диделәр. Монда ачтан үләсе килми бит - ничек тә фронтка китәргә кирәк, дигән карарга килдем. Аяк астына таяк салып буйны «үстерергә» туры килде», - дип сөйли Әмир ага. Шулай итеп, 1944 елда ул сугышка эләгә - икенче Белорус фронтына 136нчы полк составында укчы булып китә. Ноябрь аенда уң кулы, сул аягы каты яралана. Госпитальдә ике ел ята. «Батырлык өчен» медале, «Икенче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Армия елларың тулмады әле дип, 1948 елны Әмир Шәрифуллинны кабат хәрби хезмәткә чакыралар. Ике ел Ульяновск шәһәрендә, бу юлы инде тыныч шартларда хезмәт итә.

Армиядән кайткач, туган авылы кызы Нурания белән тормыш юлын бәйли. Өйләнешкәч, ике ел Магнитогорск шәһәрендә яшиләр. Аннары Шәрбәнгә кайтып йорт салалар. Әмир Шәрифуллин авылда 30 ел тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Нурания ханым белән биш малай, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр, бергә 49 ел гомер итәләр. Соңрак алар Яр Чаллыга күченеп киләләр. Кызганычка, хатыны иртә дөнья куя.

2000 елда Әмир абыйны кече кызы Алия һәм кияве Фәнил Калмашка үзләренә яшәргә чакыралар. Бу йортта шулай ук оныгы Айнур, аның хатыны Алинә һәм кечкенә оныкчыгы Адинә дә ветеран бабайлары белән бергә гомер итә. «Аллага шөкер, яралансам да, исән калдым. Сугышның ни икәнен үзе шуның эчендә булган кеше генә белә. Яшьләргә аны күрергә язмасын, илләр тыныч булсын. Бүген кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшим - шуның өчен сөенәм», - ди 90 яшьлек ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев