Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тормыш юлы – җанлы тарих

Язның кояшлы матур бер көнендә Иректаң авылына барып чыктым. Анда таныш-белешләрем күп. Авылның хөрмәтле хезмәт һәм тыл ветераны Татьяна Елисеевна Егорованың 23 апрельдә олуг юбилее - 90 яшь тулуы турында хәбәр иттеләр.

Гомерен халык мәгарифенә багышлаган мөхтәрәм Татьяна Елисеевна белән авыл уртасындагы чиста, төзек өйдә тормыш хәлләре турында сөйләшеп утырабыз. Татьяна түти һәммәбезгә үрнәк булырлык бай тормыш юлы үткән.

Тумышы белән ул Иске Маҗын авылы кызы. Үсмер чагы сугыш елларына туры килә. Әтисе-әнисе үрнәгендә эш сөючән, тырыш кыз булып үсә. Әтисе Елисей дәдәй аны укытырга тырыша, 1944 елны Таня Алабуга педагогия училищесына укырга керә. Әйбәт укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Хезмәт юлын Сарман районы Тәкермән башлангыч мәктәбендә башлый. Берничә елдан соң яраткан эшен Иректаң мәктәбендә дәвам итә. Авыл халкы аны олы җанлы мөгаллимә, акыллы киңәшче итеп хөрмәт итә.

Шушы чорда Ватан сугышыннан кайткан батыр егет Хәкимулла белән танышып, 1952 елны өйләнешеп тормыш корып җибәрәләр. Хәкимулла ага эшкә бик оста, менә дигән балта остасы, столяр була. Аның кулы белән авылда күп кенә йортлар салына. Үзләре дә 1957 елда бик матур йорт җиткерәләр.

Шушы йортта бер-бер артлы биш кыз бала туа. Һәркайсының үз бәхете дигәндәй, әниләре-әтиләренә булышып үсәләр, югары уку йортларын тәмамлап, үз һөнәрләре белән эшләп көн күрәләр.

Иректаң башлангыч мәктәбендә заман шаукымы белән укытучылар кыскартыла, балалар саны да кими. Татьяна Елисеевна күмәк хуҗалык эшенә күчә, амбарчы, ферма мөдире вазифаларын да күңел биреп башкара. Авыл хуҗалыгы үсешенә күп көчен куйган кеше ул. Бу хакта күп кенә Мактау кәгазьләре сөйли.

60 ел буе тату яшәп, гомер иткән, сырхауның ни икәнен белмәгән ире Хәкимулла 94 яшендә бакый дөньяга күчә. Бүгенге көндә Татьяна түти кызы Раушания тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Башка кызлары да авылга кайтып йөриләр, әниләрен карап тәрбиялиләр. Татьяна түти картлык көннәрен кызлары тәрбиясендә бәхетле булып, рәхәттә үткәрә.

Татьяна Елисеевна Иректаңның җанлы тарихы, ул кызлары Фәйрүзә, Гүзәлия, Розалия, Раушания, Резидәсе һәм дистәләгән оныклары һәм оныкчыклары арасында шатланып гомер бәйрәмен - 90 яшьлеген бәйрәм итә. Бу олуг юбилее белән хөрмәтле түтиебезне җылы котлап, хезмәтен олы бәяләп, хәтта Россия Президенты Владимир Путин да хат җибәргән. Без дә котлауларга кушылып, Татьяна Елисеевна Егоровага ныклы сәламәтлек, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар, бәхетле картлык телибез.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев