Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сиксән яшендә дә актив ул

Кнәз авылында яшәүче хезмәт ветераны, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Николай Александрович Самойлов - сугыш елы баласы. Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 4 яшь була. Гаиләдә иң өлкәне. Аннан кече тагын ике энесе бар. Әтисе сугыш башланган елны вафат була. Әнисе Анастасия Мифодеевнага һәм балаларга авырлыкларны шактый күрергә туры килә. Җелеккә...

80 яшен тутырганда, күңеленә сеңеп калган гаять авыр балачагын кабат искә алды Николай. «Ничек исән калганбыздыр, кияргә кием, ашарга ризык юк. Әнием, мескен, төн йокыларын калдырып, киндер капчыкны сүтеп, чалбар итеп тегә. Шуны киеп, әтидән калган бишмәтне бөркәнеп, мәктәпкә барам. Тәрәзәләре каткан суык классларда куллар туңа, кәгазь булмагач, газета битләрен дәфтәр итеп тегеп язабыз. Мин көчкә биш классны төгәлли алдым», - дип искә ала балачагын. Ихтимал, кеше арасына керерлек булгандыр, гаиләгә ярдәм булыр дип, Кнәз спирт заводында йөк ташучы булып эшли башлый. Минзәлә районы, Югары Тәкермән авылы тирәсендәге сазлыкларда торф ятмалары бар. Аны завод ягулык итеп файдалана. Эшчеләр торф-

ны кирпечсыман кисеп, киптереп, йөк итеп төяп заводка озаталар. Николай башка хезмәттәшләре белән берничә ел ат белән торф ташуда эшли, яхшы ук чыныгу ала. Авыл малае бит, башка төрле эшләргә дә кулы ятып тора. Яңа цех төзелешендә балта эшенә кушалар. Анысын да булдырып, IV разрядлы остага әверелә. Башка төрле слесарьлек эшләрен дә, кем әйтмешли, коеп куя. Завод директоры Фәрит Гатауллин җыелышларда Николайның осталыгын үрнәк итеп куя, рәсемен Мактау тактасына урнаштыралар. Эш гөрләп барганда, Николай Александрович заводның көнкүреш һәм транспорт бүлеген җитәкли. «Илнең төрле төбәкләренә йөзәрләгән вагон үзебезнең продукцияне - крахмал, карамель, кипкән бәрәңге җибәрә идек», - дип сөйли Николай Александрович. Заводта 18 ел хезмәтен куйган Николай Александровичны олылап пенсиягә озаткач, аны «Татарстан» совхозында сыерлар фермасында төнге терлекче итеп куялар. Хуҗалыкның алдынгылар рәтендә булуында үз өлеше барлыгын горурланып сөйли ул.

Туган авылында гомер итеп, шунда хезмәт куйган, сабакташы Клавдия белән гаилә корып, 55 ел бергә тату яшәп, менә дигән ике кыз - Лариса белән Ольганы тәрбияләп үстерделәр. Лариса Нефтеюганск каласында лаборант, ә Ольга туган җирендә, Кнәздә, балалар бакчасы мөдире урынбасары булып эшлиләр. Николай Александрович - Клавдия Ивановна биш оныгы, биш оныкчыгы булуга шатланып бетә алмыйлар. Нәсел дәвам итә.

Николай Александрович җәмәгать эшләрен бик яратып башкара, пенсиягә чыкканнан бирле Кнәз авыл җирлеге инвалидлар оешмасын җитәкли. Ул районда иң эре оешмалардан санала, 280 инвалид бар. Аларның һәркайсы янында булып, тормыш хәлләре белән кызыксына, күңеленә ятышлы шөгыль тәкъдим итә, спортка җәлеп итәргә тырыша. Оешма әгъзалары Зәкәрия Баевның, Василий Новокрещенцовның, София Габдуллинаның район һәм республика ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны алуларына чын күңелдән шатлана. Яңадан-яңа планнар белән яши. Авыл мәдәният йорты белән берлектә инвалидларны һәм мөмкинлекләре чикле балаларны актив яшәү рәвешен җәлеп итәрдәй төрле чаралар үткәрүдә катнаша. Бу игелекле эшендә уңышлар теләп, күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз сезне, хөрмәтле Николай Александрович.

Хәмит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев