Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Рузидә Алпарова: «Хисапчы һөнәрен эшли-эшли ныграк яратам»

«Яр Чаллы «Мелиоводстрой» оешмасының баш хисапчысы Рузидә Алпарова шушы көннәрдә дәрәҗәле бүләккә лаек булды - авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте, җәмәгать тормышындагы актив эше өчен аңа «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» дигән исем бирелде.

Рузидә Хәсән кызы тумышы белән Башкортстанның Бүздәк районы Сабай авылыннан. Мәктәпнең сигез сыйныфын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган кыз укуны кайда дәвам итәргә дип икеләнеп тормый, авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлар әзерләү бүлегенә бара. Бу юлны сайлавында бертуган апасының да роле зур була, чөнки туганы инде саннар дөньясында шактый тәҗрибә туплаган, сеңлесен дә шушы дөнья белән кызыксындырырга өлгергән була.

Башта Рузидә авылда бухгалтер булып эшли, 1978 елда ул Алик исемле егет белән гаилә кора. Яр Чаллы якларына килеп, алар икесе дә «Весенний» совхозына эшкә урнашалар. Рузидә - бухгалтер, Алик машина йөртүче булып. Бу оешмада 15 ел эшли Рузидә Хәсәновна. Аннан соң 4 елы Чаллыда «КамАвторесурс» предприятиесендә бухгалтер вазифасында үтә.

Бухгалтер эшендә инде егерме еллык тәҗрибә җыйган Рузидә Хәсәновнаны 1997 елда «Фрегат» оешмасы җитәкчесе Вахит Гыйздәтуллин үзенә баш хисапчы итеп чакыра. Ул вакыттан соң да инде 20 ел гомер узган. Шуннан бирле мелиорация системасында Рузидә ханым. «Һөнәрнең нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәм, эшли-эшли ныграк ярата барам», - ди ул бүген. Инде лаеклы ялга чыкканына да җиде ел узган. «Чын хисапчы ул Рузидә Хәсәновна, яшьләргә биргесез. Мин инде олы яшьтә дип тормый, һәрвакыт үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшли. Бик җаваплы белгеч. Хезмәте өчен олы рәхмәт аңа. Бүгенге бүләккә ул һичшиксез лаек», - ди аның бүгенге җитәкчесе, «Яр Чаллы «Мелиоводстрой» оешмасы башлыгы Фәрит Гыйздәтуллин. «Әлбәттә, мин 40 ел элек эшли башлаган хисапчы хезмәте белән бүгенгесен чагыштыра торган түгел. Ул вакытта кул белән исәпләү иде, хәзер бар саннар компьютерда. Бу тармакта нинди генә яңа программалар кертелми. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый, шуңа күрә аларны өйрәнеп бару - безнең бурычыбыз. Саннар исәпләү генә түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк безнең эштә. Без үзара хезмәттәшлек итә торган салым, пенсия фонды органнарында үзгәрешләр булып кына тора», - ди Рузидә Хәсәновна үзе.

Рузидә ханым хезмәттәшләренә бик рәхмәтле. «Бездәге кебек тату һәм бердәм коллектив беркайда да юк, бер гаилә булып яшибез. Шуңа да яшьләрдән калышмаска тырышып, алардан стимул алып эшлим», - ди ул коллективы хакында.

Гаиләсендә дә иренә тугры гомер юлдашы, ике улы, бер кызына, кияү-киленнәренә кадерле әни, оныгына яраткан әби ул. Ире Алик белән алар өчен куанып, бу тормышта үз урыннарын тапканнарына сөенеп яшиләр. Рузидә Хәсәновнаның гомерлек һөнәре гаиләсенә дә үтеп кергән - кызы, КамПИның финанс-икътисад бүлеген тәмамлап, бүген Яр Чаллыда икътисадчы-бухгалтер булып эшли.

Хисапчы эше ул коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына көткән нәтиҗәгә ирешергә була. Рузидә Алпарова нәкъ менә шушы сыйфатларны хезмәтендә гомерлек юлдаш итеп сайлаган да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев