Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Район газетасы безне берләштерә һәм дуслаштыра

Борды авылында яшәүче пенсионер апалар Тамара Кузьмина, Вера Рамазанова һәм Мария Мансурова әнә шулай диләр. «Без барыбыз да район басмасы белән 40 ел бергә инде. Алай гына да түгел, район Тукай исемен йөртә башлаганчы «Коммунизм байрагы» исеме белән чыкканына да языла идек. Без өлкәннәр газета укырга ияләшкән, бик кирәкле рухи...

Апалар барысы да авылның иң актив пенсионерлары. Бордының гына түгел, районның да җәмәгать тормышында актив катнашучылар. «Якты юл»да да төрле чараларны яктырткан язмалары да күренгәләп тора. Тамара Кузьмина гомер буе мәктәптә эшләгән кеше. Әле бүген дә җирлектәге «Туганайлар» фольклор ансамбленә йөри, матур җырлый. Вера Рамазанова мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, бүген авылның ветераннар советы рәисе, «Борды» фольклор коллективын оештыручы. Мария Мансурова исә үзе гомер буе газета-журналлар арасында кайнаган. 1973 елдан 2006га кадәр ул почта бүлегендә эшләгән, җитәкчелек иткән.

«Дөрес, газетаның Интернеттагы сайтына да керергә өйрәндем. Анда гадәттә хәбәрләр газетадан алданрак чыга. Күз генә төшерәм дә, газетадан тәмләп укырмын әле, дип калдырам. Без олы кешеләр - басманы кулга тотып укырга өйрәнгән», - ди Вера Николаевна. Әйтергә кирәк, соңгы вакытта район газетасын сайттан, безнең хәбәрләрне социаль челтәрләрдән укучылар саны да арта бара. Безнең белән булучыларга рәхмәт. «Район яңалыклары балаларыбызга да кызык, алар күбрәк нәкъ менә сайттан файдалана», - диләр апалар да.

«Соңгы вакытта газета бик кызыклы бәйгеләр оештыра башлады. Мәсәлән, әле күптән түгел генә «Мин иң тырыш хуҗабикә» конкурсы башланды. Анда катнашучылар җибәргән рецептлар буенча пироглар пешереп карадык инде. Балалар арасындагы конкурсны да бик кызыксынып күзәтеп бардык. Чөнки танышларның, дусларның балалары катнашты. Гомумән, безгә калса, газетада үзең белгән кешеләрне, авылдашларны күрү кызык. Шуңа күрә теләгебез - барлык җирлекләрдән дә язмалар урын алсын иде. Бакчачыларга киңәшләрне бик теләп файдаланабыз. Әле менә сез өйрәткәнчә итеп алмагач, груша, карлыган үсентеләре утырттык. Хикәяләрнең дә дәвамын көтеп кенә торабыз. Ләкин язылу бәясе арту гына без пенсионерларның кесәсенә шактый суга. 7-8 мең сум пенсия алган әби-бабай ул акчаны торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләсенме, ашарга тотсынмы, 650 сумга ярты елга газетага язылсынмы? Укыйсы килгәннәр дә шуңа күрә яздыралмый кала. Ветераннарны һәм инвалидларны газетага яздыруда ярдәм итүче иганәчеләр булсын иде дә бит... Бәя арту аркасында республика басмаларын киметергә туры килде инде, ләкин әле «Якты юл» га кагылмыйбыз», - дип бу җәһәттән үз фикерләрен әйтәләр өлкәннәр.

«Безнең җирлектә күбрәк район газетасының җомга санын алдыралар. Аерым язылу мөмкинлеге булу бик яхшы, очсызракка чыга. Бүген район басмасын өч авылга 95тән артык данә таратабыз, киләсе яртыеллыкка әлегә 50дән артык кеше язылды», - дип билгеләп үтә почта бүлеге башлыгы Анастасия Тимофеева.

Ә район буенча бүген «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2017 елның икенче яртысына 2 меңнән артык абунәчебез бар. Язылу кампаниясе әле дәвам итә. Бәяләр үсү газетабызның күп еллык дусларына киртә булмас, алар районда бердәнбер мәгълүмат чарасы булган басмадан аерылмаслар дип ышанабыз. Газетага почта бүлекләре аша да, Интернеттан да, редакциягә килеп тә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев