Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Картая белми ул йөрәк

Гомерен гаять игелекле эшкә - кеше сәләмәтлеген кайгыртуга, авыруны сихәтләүгә багышлаган һөнәр ияләренә сокланам мин. Авылдашым, табиб Таһир Харис улы Шәйхетдинов шундыйларның берсе. Ут күршебез иде. Малай чактан яхшы беләм. Йомыш төшеп, бер-беребезгә кереп йөри идек. Таһир абый күп яктан үрнәк, аңа охшарга тырышып үстек. Гармунчы булудан тыш, бик яхшы...

Гомерен гаять игелекле эшкә - кеше сәләмәтлеген кайгыртуга, авыруны сихәтләүгә багышлаган һөнәр ияләренә сокланам мин. Авылдашым, табиб Таһир Харис улы Шәйхетдинов шундыйларның берсе. Ут күршебез иде. Малай чактан яхшы беләм. Йомыш төшеп, бер-беребезгә кереп йөри идек. Таһир абый күп яктан үрнәк, аңа охшарга тырышып үстек. Гармунчы булудан тыш, бик яхшы спортчы, чаңгыда йөрүче иде. Оргыды авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, укуын Теләнче Тамак авылындагы урта мәктәптә дәвам итте. Кышын - чаңгы, көзен-язын велосипед белән барып-кайтып укыды. Ихтимал, шулай чыныгып үскәнгә, ул чаңгы ярышларында беренчелекне бирми иде. Үземнең спортчы булып китүемә Таһир абыйның йогынтысы зур булды. Бик рәхмәтле аңа.

Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, укуын Казан медицина институтында дәвам итте. Аннан табиб реаниматолог-анестизиолог белгечлеге белән Минзәлә, Тукай районнары, Чаллы шәһәре хастаханәләрендә эшләп, сырхауларга күп төрле катлаулы операцияләр ясауда катнашты. «Кулың җиңел синең, Таһир абый, шөкер, бик тиз савыктык, рәхмәт төшсен», - дип ихлас күңелдән сөенечләрен уртаклашуларын һич онытасы юк.

Халык ихтирамын яулаган авылдаш табибыбыз эшчәнлеге горурлык хисе уята. Теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркемгә игьтибарлы булды, һәрчак ярдәм итәргә тырышты. Яшьләребез аның үрнәгендә медицина һөнәрен сайлады. Кечкенә генә Оргыды авылыннан 26 медицина хезмәткәре чыгуы күп нәрсә турында сөйли. Күп кенә шәфкать туташларыбыз халыкка риясыз хезмәт күрсәтәләр. Таһир абыйның сеңлесе Мәгъмүрә, минем сеңелләрем Маһия белән Гөлфая да шушы шәфкать юлын сайладылар, авыруларга игелекле хезмәт итәләр.

7 июньдә хөрмәтле кешебез Таһир абый Шәйхетдиновка 70 яшь тулды. Авылдашлары исеменнән аны күркәм юбилее белән котлап, сау-сәләмәт яшәвен теләп калам. Бүгенге көндә Иске Җирекле авылында яшәсә дә, туган авылы Оргыдыны онытмый, авыл Сабан туенда гармунын сызып җибәрсә, күңелләр күтәрелеп китә, яшь чакларны искә алып, җырлап-биеп күңел ачабыз. Шулай аралашып, озын-озак гомер итәргә язсын, Таһир абый.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев