Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Калмаш авылы фельдшерлары – үз эшләренең чын осталары

Илдәге һәр дүртенче кешенең сәламәтлеген кайгырту эше авыл фельдшерларына туры килә. Алар һәрвакыт хөрмәткә лаек булды, чөнки авыл кешесенең күпчелеге сәламәтлеген генә түгел, кайвакыт гомерен саклап калганы өчен дә авылдагы шәфкать туташларына бурычлы. Калмаш ФАПында эшләүче Роза Мингалимова, Фәндәлия Кәрәмова, Ландыш Әхмәтсәгыйрова, санитарка Мәүлиха Фәүхиевага да авыл халкы бик рәхмәтле....

Сер түгел, авыл җирендә фельдшер булып эшләү шәһәрдәгегә караганда шактый авыррак. Калмашның медицина хезмәткәрләре дә көн дими, төн дими ярдәмгә ашыгалар. Алар бик күп табиблык белгечләрен берләштерәләр: салкын тиюне дәвалыйлар, травмаларда ярдәм кулы сузалар, прививкалар ясыйлар, профилактика эшләре алып баралар. Калмашлылар аларның барысына да исәнлек, авыл халкының сәламәтлеген саклау эшендә уңышлар тели, дип яза китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев