Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Исәннәрнең кадерен бел

Бөек Жиңү бәйрәме якынлаша. Ни кызганыч, Ватан азатлыгы өчен җиңү яулап кайткан солдатларыбызның да сафлары сирәгәя инде. Калмия авыл җирлегендә дә алар икәү генә калды. Аларга ихлас рәхмәтләребезне әйтеп, кадер-хөрмәт күрсәтергә соңга калмасак иде.

Әкъмалетдин Җәмалетдин улы Җәмалетдинов 1926 елда Калмия авылында туган. Ул өч класс белем ала да, аннары бик яшьли колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1943 елда армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта җиде ел хезмәт итә. 1945 елда япон сугышына керә. Шулай ук Әкъмалетдин бабай Сахалинны азат итүдә дә үз көчен куя. Монда өч ел хезмәт итә ул. Бөек Жиңүне дә шунда каршылый. Бөтенесе бергә җиде ел хезмәт итеп, 1950 елда туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Сугыштан соң хөрмәтле ветераныбыз төрле эшләрдә эшли. Ун ел умартачы була. Ә 1951 елда Мәфтуха апа белән матур тормыш корып җибәрәләр, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Быел бабакайга 90 яшь тулды. Хәзерге вакытта ул балалары белән кадер-хөрмәттә генә гомер итә. Бөек Жиңүнең юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы II дәрәжә ордены, Японияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә.

Калмия авылының чираттагы ветераны - Миңнемулла Гәрәй улы Миңнегәрәев. Ул 1927 елның 28 мартында Калмия авылында туа. Өч класс белем ала. Аннары исә аңа укырга мөмкинчелек тумый һәм ул колхозда эшли башлый. 1944 елны Миңнемулла Гәрәй улын сугышка алалар. Ул өч ай Новочеркасскийда хезмәт итә. Аннары Сталинградка китә, немец тоткыннарын саклауда була. Жиңүне исә Сталинградта каршылый. Шунан соң Россиянең төрле җирләрендә хезмәт итә. Сугыштан соңгы җимерекләрне торгызуда актив катнаша. Җиде ел хезмәт итеп, 1951 елны туган авылына кайта. Монда колхозда, тракторда эшли башлый. 1979 елдан лаеклы ялга чыкканчы умартачы булып хезмәт куя. Хәзерге көндә үз өе белән яши. Миңнемулла абыйга быел 90 яшь тулды. «Җиңүнең 75 еллыгын исән-имин каршыларга язсын!», - дип тели ул. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бөек Җиңү бәйрәме якынайган көннәрдә аларның күңелләрендә истәлекләр кабат яңара. Тәннәре генә түгел, ә җаннары мәңгелеккә яралы калган бабаларыбыз, бүген дә сугыш турында сөйләгәндә, яу кырларында яраланып, һәлак булган солдат дусларын тирән ихтирам белән искә алалар.

Ветераннарыбыз - безнең горурлыгыбыз, тормыш маягыбыз. Ходай аларга исәнлек биреп, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бергәләп каршыларга язсын.

Энҗе Галиәхмәтова,
Калмия авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев