Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Игелекле һөнәр иясе

Түшәмдәге лампадан тонык яктылык төшә. Тып-тын. Операция өстәленә урта яшьтәге бер ирне керттеләр. Өстәл янында ап-ак халатлы табиблар һәм шәфкать туташлары. Бервакыттан табибның: «пинцет», «кайчы», «мамык» дигән сүзләре ишетелә. Янәшәдәге шәфкать туташлары тиз арада хирургның йомышын үтәп, кирәкле коралларны китереп куялар. Хирургның оста куллары һәм шәфкать туташларының өлгерлеге белән катлаулы...

Менә шундый бәхетле минутларны хастаханәдә күп мәртәбәләр күрергә туры килде хөрмәтле шәфкать туташы Гөлия Алмас кызы Шәяхмәтовага.

Иректаң авылы кызы Минзәлә медицина училищесын 1980 елны бик яхшы билгеләренә бетергәч, Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә, урология бүлегенә эшкә җибәрелә. Биредә аденома, простатит белән интегүчеләргә һәртөрле ярдәм чаралары күрелә, операцияләр дә еш ясала. 20 ел шәфкать туташы булып эшләү дәверендә ул бик күп авыруларны аякка бастыра. Тәмле телле Гөлиянең абруе зур була. Бай тәҗрибәле, ягымлы карашлы шәфкать туташының яшәү урыны Иректаң авылында булгач, Тукай районы үзәк хастаханәсендә эшләүне кулай күрә. 2010 елдан бирле хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләвен дәвам итә. Үз эшен төгәл, җиренә җиткереп башкаруы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзәк хастаханәдә эшләүдән тыш, ул һәр айның бер көнендә Иске Абдул җирлегенә кергән авыл кешеләрен, авыруларны кабул итеп, дәвалау чараларын күрә.

Гөлия ире Нурмөхәммәт белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. «Алма агачыннан ерак төшми» дигәндәй, берсе әнисе һөнәрен сайлап, Чаллы шәһәренең медицина үзәгендә - ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Икенчесе - юрист, Казан шәһәрендә яши. Икесе дә матур гаилә корып тормыш итәләр.

Гомерен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышланган, 35 ел буе шушы җаваплы вазифаны армый-талмый яратып башкаручы Гөлия Шәяхмәтовага һөнәри бәйрәмнәре көнендә шатлык-бәхет, әлбәттә, сәламәтлек, уңышлар телим.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев