Хезмәт һәм тыл ветеранына карыйсың да һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың
Яңа Бүләк авылында гомер итүче Наһар апа Бәдертдинова үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов килделәр. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар....
1927 елның 23 октябрендә Зәй районы Дүрт-Мунча авылында яшәүче Миңнехуҗа һәм Хәернур апалар гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз сала. Аңа бәхетле озын гомер теләп, Наһар дип исем кушалар. Кечкенә Наһарга ике ай булганда, Миңнехуҗа абзый гаиләсе белән яңа гына оеша башлаган Кызыл Байрак авылына күченеп килә һәм алар шунда яши башлыйлар.
Сигез яшен тутырып, 1935 елда кечкенә Наһар Кызыл Байрак авылы мәктәбенә укырга керә һәм бишенче класска кадәр биредә белем ала. 1941 елның җәендә фашист илбасарлары илебезгә бәреп керәләр. Күп кенә авылдашлары белән бергә Наһар апаның да әтисе сугыш кырларына китә һәм туган якларына кире әйләнеп кайта алмый. Менә шул көннән башлап, кечкенә кызчык әнисенең ныклы терәге, үзеннән соң туган тагын дүрт эне-сеңелләренә олы ярдәмче була. Эш сөючән, тырыш кыз зурлар белән бергә көнне-төнгә ялгап, колхоз эшенә керешә. Нинди генә эшләр башкармый ул: колхоз кырларында чүп тә утый, сарык көтүен дә көтә, сыер да сава, плугар да була, сатучы булып та эшли. Үҗәт, кирәк чакта усаллык та күрсәтә белгән туры сүзле уналты яшьлек кыз 1943-1944 елларда бригадир вазифасын да башкара. 1944-1945 елларда, эштә чыныгып үскән кызны, приказ нигезендә, Пермь якларына урман кисү хезмәтенә җибәрәләр. Күрше-тирә авыл кызлары белән бергә алар урман кисеп, Волгоград, Астрахань шәһәрләренә сал агызалар.
Тормышлар авыр булса да ул елларда яшьләр җыелышып клубларда концерт, спектакльләр куйганнар. Үсмер кыз Наһар да спектакльләр оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була, үзе дә төп рольләрне башкара, сәхнәләрдә моңлы итеп җырлый, матур итеп бии.
- Спектакльләр куярга күрше авылларга бара идек. Кайбер чакларда егетләр шаяртып атларыбызны алып кайтып китәләр иде, ә без спектакльләрдән соң 9-10 чакрымны җәүләп кайта идек, - дип үткәннәрне барлый Наһар апа.
1955 елда Наһар апаны язмыш Иске Теләнче авылы егете Мөсәяп Бәдертдинов белән очраштыра һәм алар матур гына гаилә коралар. Килен булып төшкән көннән алар каената һәм каенсеңел белән бергә тату гына яшәп китәләр. Уңган-булган килен бу авылда да сынатмый, нинди эшкә кушсалар, шундук курыкмыйча эшкә тотына. Колхоз басуларында бәрәңге, чөгендер утау, кошчылык фермасында тавык-чебешләр карау, озак еллар сыер саву - барысын да намус белән башкара ул. Белеме аз булуга карамастан, авыл кибетендә сатучы да була, склад мөдире хезмәтен дә башкара. Хезмәт сөючән, тырыш Наһар апа Бәдертдинова авылдашларының хөрмәтен казана. Аның хезмәтләре җитәкчеләр тарафыннан һәрдаим макталып килә. Намуслы хезмәтен югары бәяләп ул «Фидакарь хезмәтләре өчен» дигән медаль белән бүләкләнә, хезмәт һәм тыл ветераны исемнәрен йөртә. Моннан тыш аның күп санлы рәхмәт хатлары, грамоталары бар.
Лаеклы ялга чыккач та, Наһар апа эшләвен дәвам итә: озак еллар Яңа Бүләк авылы почта бүлекчәсендә почтальон була, хуҗалыклардан сөт җыеп, аны күрше Теләнче Тамак авылындагы май заводына тапшыра.
Яраткан тормыш иптәше Мөсәяп абый белән Наһар апа кырык ел бергә иңне-иңгә терәп, авырлыкларны бергә җиңеп, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, матур гомер кичерделәр. Алар акыллы, тәүфыйклы биш бала тәрбияләп (кызганычка каршы, бер уллары кыска гомерле була) үстереп, олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә Наһар апа Бәдертдинова Иске Теләнче авылында өлкән улы Алмаз тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Ул хәзер дә дүрт баласына терәк, кыз һәм киленнәренә киңәшче, җиде оныгының яраткан әбисе булып кадер-хөрмәттә яши.
Зөлфия Мингалиева.
Яңа Бүләк авылы.
Фото Яңа Бүләк авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев