Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эшкә бирсәң чын күңел

Китапханәче үз эшендә очраклы гына хезмәткәр түгел, ә бәлки үзе дә укырга яратучы, бу күркәм сыйфатка башкаларны да җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес булырга тиештер мөгаен.

Калмия китапханәсе мөдире Энҗе Рафик кызы Галиәхмәтова нәкъ менә шундыйларның берсе. Калмия китапханәсенә эшкә килгәннән бирле ул биредә төрле кызыклы чаралар үткәрә, авылыбызның өлкән буын кешеләре белән аралашып, авыл тарихын барлый, аларны киләчәк буын өчен теркәп бара, өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белеп, киңәшләрен тыңлап, аларны сөендереп китә.

Китапханәдә һәрвакыт төрле темаларга багышланган күргәзмәләр эшли. Китап, газета-журнал укулардан тыш биредә өлкәннәр һәм балалар өчен мәгънәле, эчтәлекле һәм кызыклы чаралар еш үткәрелеп тора. Ә һәрбер чараның зәвыклы узуы, әлбәттә, Энҗенең тырышлыгы ул. Үткәрелгән бу чараларның һәрберсендә дә булырга тырышам мин. Аның кичәләреннән ял итеп, тынычланып, үзеңә көч-куәт алып кайтасың.

Китапханәгә килеп кергәч тә биредәге җылы мохит, чисталык үзенә җәлеп итә. Энҗе килгән һәр кешене елмаеп каршы ала, мөлаем сөйләшә, киңәшләрен бирергә тырыша. Мин үзем дә, шул ук өлкәдә - мәктәп китапханәсендә эшләсәм дә, килгән саен ниндидер яңалык, белем туплап китәм. Әле генә Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан, балаларга табигатьне саклау, чистартуның әһәмиятен аңлатты. Балаларга авыл тарихын, чишмәләребезнең килеп чыгышын, аларны барлауның, исемнәрен өйрәнүнең никадәр зур әһәмияткә ия булуын сөйләде. Чишмәләребезне чистартуга өндәде.

Шулай ук балалар белән «Безнең дуслык - нык дуслык, безнең дуслык - чын дуслык» исемле кичә уздырды. Шулкадәр мавыктыргыч, кызыклы кичә булды, балалар сөенеп туя алмады. Апалары килгән һәрбер баланы тәмле кәнфитләр, хуш исле чәй белән сыйлады. Гомумән, рәхәтләнеп ял иттеләр балалар.

Күптән түгел генә Калмиядә «Алтын куллы ял тотмас» исеме астында искиткеч кичә узды. Авыл кешеләренең кул эшләреннән торган күргәзмә үзе генә дә бәһаләп бетергесез матурлык булды. Аларга авыл җирлеге советы исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырылу - үзе бер сөенеч булды. Кичә-күргәзмәгә килгән барлык кунаклар белән кайнар тәмле коймаклар белән чәй табыны артында фикер алыштык, киңәшләр бирештек. Энҗенең матур итеп сөйләүләре йөрәккә май булып ятып калды. Миңа бигрәк тә аның һәрвакыт әйтә торган сүзе ошый:

- Киләчәктә дә әлеге очрашулар дәвам итәр, чөнки китаплар безне матурлыкны күрә белергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә. Акыл эшчәнлеген үстерергә, тәҗрибә тупларга, кыскасы, бу дөньяга яраклы һәм кирәкле кеше булып үсәргә булыша. Китап - чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Китапны яратыгыз, китапханә ишекләрен суытмагыз. Сезнең рәхмәтегезне ишетеп, аралашып яшәү - үзе бер бәхет, - ди ул һәрбер килгән кешегә.

Үз һөнәрен чынлап яратканга күрә балалар да, өлкән буын кешеләре дә аны хөрмәт итә, ярата.

Китапханәбез гөрләп эшләп торсын, аңа укучыларыбызның сукмагы өзелмәсен иде. Энҗебезгә исәнлек-саулык теләп, тагын да эшләвен, яңа үрләр яулавын теләп калабыз, дип яза безгә Калмия мәктәп китапханәсе мөдире Фәридә Адиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев