Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылым, кешеләрең синең

Эшкә биргәч чын күңелеңне, кыенлыклар онытыла

Полиция хезмәткәре формасы кигән хатын-кызны күрү безнең өчен хәзер сәер түгел. Тик җитди күз карашы һәм таләпчән тавыш артында кайгыртучан әни һәм сөекле хатын булуы турында бөтенебез дә уйлап бетерми. Төнге кизү торулар, бертуктаусыз шалтыраган телефонга җавап бирүләр, аяк өсте генә төшке ашны ашау, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу... Бу...

Людмила ханым Круглое Поле поселогында туып-үскән. Кечкенәдән үк полиция хезмәткәре булырга хыяллана ул. Әмма мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәрен үзләштерә. Тик, балачак хыялы яшь кызга тынгылык бирми. Людмила Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының юридик факультетына укырга керергә карар итә. Шуның белән беррәттән, Тукай районының Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. 6 айга сузылган стажировка вакытында эшкә җаваплы каравын, тырышлыгын күрми калмыйлар, әлбәттә. Шулай итеп, Людмила 27 яшендә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сафын тикшерүче буларак тулыландыра.

- Беренче эшемнең беркайчан да исемнән чыгасы юк. Ул «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының Бәтке авылында урнашкан басуыннан кәбестә урлау белән бәйле иде. Тәҗрибә булмаганлыктан, бар нәрсәдән шикләндем. Хәтта елап та алдым. Ярый әле коллектив яхшы булды: булыштылар, киңәшләр бирделәр, - дип искә ала ул.

Намуслы хезмәте өчен, Людмила ханым 2004 елда ук өлкән тикшерүче итеп билгеләнә. 2005 елда иң яхшы тикшерүче дип табыла. 2013 елда майор дәрәҗәсен ала, ә инде 2016 елда тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

Бүгенге көндә Людмила ханым җинаять эшләре буенча экспертизалар билгели, гаепләнүчеләр, шаһитлар, зыян күргән кешеләр белән сорау алу үткәрә, фактларны барлый, кешенең гаепле булу-булмавына төшенә. Моңа өстәп, мәетләр белән дә эш итәргә туры килә. Мондый эштә салкын канлы булу да сорала.

Полиция хезмәткәренең эше җиңел түгел. Эшкә төнлә дә чыгып китәргә туры килә, кайчакларда җинаять урынына ялларда да чакырып китерәләр. Гаиләгә, балаларга вакыт азрак кала.

- Ирем Җәлил полиция хезмәтенең тынгысыз, авыр, катлаулы эш икәнен ишетеп кенә белми. Үзе дә бераз полицидә эксперт булып эшләде. Шуңа күрә эштә тоткарланган чакларда, авыр сүзләр әйтеп, кәефне төшерми. Әлбәттә, тормышта төрле вакытлар була. Өйдә эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, мин проблемаларны һәрвакыт бүлектә «онытып» калдырам. Эчтән генә борчылып, уйланып йөрсәм дә, аларга сиздермим. Гаилә корып яши башлавыбызга киләсе елда 20 ел була. Бик бәхетле яшибез, дип курыкмыйча әйтә алам. Мин эштә булганда, әтиләре улыбыз Камилнең һәм кызыбыз Адиләнең дәресләрен хәзерләтергә дә, өй эшләрен карарга да һәрвакыт вакыт тапты, - ди Людмила ханым. - Ә балаларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булдылар. Улым Камил сеңлесен карауны бик иртә үзенә алды. Һәрвакыт балалар бакчасына илтте, барып алды. Өйдәге вак-төяк эшләрне дә ул эшләде. Үсеп, буйга җитсә дә, һаман да сеңлесен кайгырту-күзәтүдән туктамый: мәктәптән каршы ала, бию түгәрәгенә йөртә. Хәзер улым Камил университетта белем ала. Кечкенәдән үк полиция хезмәткәре формасына гашыйк улым минем эздән китәргә карар итте: юридик факультетта белем ала. Кызым Адилә 3нче сыйныфта укый. Эш графигы киеренке булганга күрә, гаилә белән бергә җыелу бик сирәк эләгә. Тик буш вакыт булса, тау шуу курортына бергә барырга яратабыз. Эшне төгәл башкарырга, шул ук вакытта кайгыртучан әни һәм сөекле хатын булырга, һичшиксез, авыр. Ләкин, теләгән очракта, барын да берләштерергә була.

Полиция хезмәткәренә кайчак, якыннары барлыгын да онытып, үзләрен тулысы белән тынгысыз хезмәтләренә багышларга туры килә. Людмила ханым, хезмәте үтә дә җаваплы, тынгысыз булса да, үз һөнәренә тугры: эш урынын алмаштырып яисә башка бүлекчәләргә күчеп йөргәне юк. 17 елга якын үз хезмәтен намус белән башкара. Үзеңә ошаган эшең, гаиләңдә аңлау, балаларың, якыннарың сау-сәламәт булу - бар хатын-кыз өчен бәхет ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев