Булдыклы да соң авылдашларым минем
Туган-үскән авылыма озак кайта алмасам, күңелем тынычсызлана, дусларымны юксынам, малайлыкны бергә кичергән, саф чишмә суларын кушучлап эчкән, шуннан сихәт алып, гектары белән чөгендер басуларын сирәкләгән, янавыч белән чалгы чарлый-чарлый печән чапкан иптәшләремне сагынып кайтам. Алар белән сөйләшкән саен җаныма - дәва, тәнемә - сихәт алам мин. Кайткан саен яшүсмер дусларым...
Әтиләре Галимҗан белән Габбас абыйлар «Ленар» колхозының уңган тракторчылары иде. Без, малайлар, кызу эш өстендә аларга булышып, ярдәмчеләре булып үстек. Армия хезмәтенә авыл эшендә чыныккан, таза беләкле егетләр булып киттек. Һәркайсыбыз туган якка үрнәк хезмәт итеп кайттык. Чаллыда, илне шаулатып, КамАЗ төзелеше кайный иде. Ул һәрберебезне үз кочагына бөтереп алды. Әмирҗан белән Айрат техник училищеда укып, төзелешкә кулай һөнәр ияләре булдылар. Әмирҗан автокранчылык һөнәрен үзләштереп, Чаллы һәм тирә-як районнарда күп төзелешләрдә катнашты. Бүген дә эшен дәвам итә. Ә Айрат халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә үзен танытты. Оештыру сәләтен күреп, аны көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе директоры урынбасары итеп куйдылар, аннары шәһәр базары белән җитәкчелек итте. Соңга таба районда яхшы гына үз хуҗалыгын оештырып эшләп китте. Дусларымның икесе дә авылыбызның ихтирамлы кешеләре. Әмирҗан Оргыдыда, төп нигезендәге искергән өен сүтеп, өр-яңа матур йорт җиткерде, каралты-курасын янәдән яңартты. Җәен өй тирәсендәге бакчасы яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утыра, җимеш куаклары үсә. Айрат исә Сәет авылыннан хуҗасыз калган иске йорт сатып алды, бик яхшылап яңартты, шунда яңа йорт салды. Оргыды авылындагы төп нигезендә Айратның сеңлесе Лилия урнашты. Матур итеп өйләрен-ихатасын киңәйттеләр, өй салып керделәр.
Дусларым Әмирҗан да, Айрат та авыл җанлы кешеләр, авылыбызны матурларга, яшелләндерергә тырышалар. Әмирҗан әле халыкка иман нурын таратуга да алынды, Оргыды халкы аны авылыбызның имам-хатыйбы итеп сайлады. Беренче эше итеп авыл зиратын җәмәгатьчелек белән тәртипкә китерүгә алынды. Милли йолаларыбызны кайтаруга да күп көч куя. Шунысын әйтәсе килә: авылдаш дусларым, оста куллы һөнәр ияләре булудан тыш, бик оста гармунчылар да әле. Авылыбыз бәйрәмнәрендә көмеш телле гармуннарын уйнап җибәрсәләр, яшьлегебезнең матур чаклары искә төшә, күңелләр күтәрелә. Аларның бу осталыгы буыннан буынга килә. Абыйлары Фәйзелхак белән Салихҗан бик шәп гармунчылар иде. Урыннары оҗмахта булсын.
Менә шундый булдыклы, тырыш, тормыш сөючән дусларым белән аралашудан күңелем офыгым киңәеп китә, авылыма гел яхшылык кына эшлисем килә.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев