Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярышлылар язгы чәчүне Җиңү көненә төгәлләргә исәпләп торалар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән пәнҗешәмбе көнгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бу көнгә 90 процентка, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 64 процентка башкарылган. Бүгенге көнгә, районда булган 48 мең гектар чәчүлек мәйданының 1700 гектарында арпа, солы, борчак, люпин, азык культуралары, шикәр чөгендере...

- Хәзерге үтә җаваплы чорда егетләр ике сменалап 12шәр сәгать эшлиләр. Техника бер минутка да туктап тормый. Механизаторларның вакытларын әрәм итмәс өчен, төшке һәм кичке ашны да кыр ыстанына алып киләбез, ягулык та басуга китерелә, - ди җитәкче. - 2,9 мең гектар чәчүлек җиребез бар. Уҗымнарны тулысынча тукландырдык, бүген инде чәчүгә тотындык. Иртәгегә кадәр вика һәм солыны чәчеп бетерү күздә тотыла. Аннары арпа, бодай чәчүгә керешәчәкбез. Һава торышы яхшы булса, 9 Майларга тәмамларбыз дигән өмет бар. Биредә узган ел ук чәчелеп куелган люцерна басуы, - ди, алгы якта җәелгән басуга күрсәтеп. - Кичә, бер смена эчендә, Рафис Хаматов 150 гектар күпьеллык үлән җирен тырмалап чыкты. Бүген аңа алмашка Фазыл Бәйрәмов килде. Ул да сыната торганнардан түгел. Алар МТЗ-1221 тракторына СГ-21 тырма агрегатын тагып, күпьеллык үлән тырмалыйлар. Уңда 65 гектар вика басуы, сулда 50 гектар солы. Бу басулар күптән тырмаланган, хәзер биредә кытай тракторы YTO-1254 Әнвәр Ногъманов культивацияли, - ди Расим Мансурович, эшләүче тракторга күрсәтеп. - Аннан соң чәчүгә керешәчәкбез - культивацияләү һәм чәчү арасы 3 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Бу шарт үтәлә.

Чәчкеч агрегаты янында кайнашучы эшчеләр янына килеп җиттек. Безне чәчүче Рафис Хаматов һәм басуга йөк машинасына төяп 10 тонна вика орлыгы алып килгән Фәрит Фәрваев каршы алды.

- Әлеге чәчкечне бу елны гына 1-600 000 сумга сатып алдык, - ди җитәкче, кояш нурында ялтырап торган өр-яңа агрегатка күрсәтеп. - Быелгы чәчүдә ике агрегат катнашачак. Кәеф күтәренке, техника гөрләп тора, хәзергә һава шартлары да уңай тора - эшләр өчен бөтен шартлар да бар.

Чәчүгә чыккан механизаторлар һәм чәчүчеләрнең кәефе яхшы. Көннәр матур торсын, вакытында яңгырлар явып, вакытында җиле дә иссен, диләр алар, беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев