Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Уракка тон бирүчеләр

Тукай районы республикада урып-жыю эшләре буенча алдынгылар рәтендә.

Бүгенге кондә барлык мэйданнарнын 41 процентында бортеклелэр жыеп алынды. Уртача уңыш 42 центнер тәшкил итә. Исегезгә тошерәбез, Тукай районы хужалыклары 2019 елда 175 мең тонна бөртек жыеп, Татарстанда беренчелекне яулады. Белгечләр фаразлавынча, быелгы тулаем жыем узган елгыдан ким булмаячак. Тукай игенчеләре үз позицияләрен югалтмау өчен бар көчләрен куя. Урак барышында комбайнчылар арасында инде лидерлар – урак барышына тон бирүчеләр дә бар. Узган атнадагы эш күрсәткечләре буенча алдынгылар билгеле. Район башлыгы Фаил Камаев аларга, яннарына барып, рәхмәтләрен җиткерде, премияләр тапшырды. Шунысы игътибарга лаек, район житәкчесе югары күрсәткечлэргә ирешкән механизаторларның һәркай-сынына, исемнәре белән үз итеп эндәшә, чөнки алар житештечән хезмәтләре белән районда танылган шәхесләр, үз хужалыкларына, район икътисадына саллы өлеш кертүчеләр.

Чит ил комбайннарында иң күп ашлык суктыручы механизаторлар: 
Владимир Майоров – «Парадиз» ЖЧЖ, 
Илфат Сәйфетдинов – «Камский Бекон» ҖЧҖ, 
Динар Гыйниятуллин – «Кама» агрофирмасы. 

«Дон» комбайнында эшләүче алдынгылар: 
Җәмшид Әбдиев – «Гигант» ҖЧҖ, 
Рамил Сабирҗанов – «Ирек» җитештерү кооперативы, 
Рифат Сәгыйдуллин – Сәйдәшев исемендәге хуҗалык. 

Чапкычларда җитеш-терүчәнлеккә ирешүчеләр: 
Фәнис Шәмсиев – «Ярыш» ҖЧҖ, 
Илгиз Шәйдуллин – «Гигант» ҖЧҖ, 
Фәрит Гатауллин – «Ирек» җитештерү кооперативы. 

Район мәдәният йортлары коллективлары да урып-жыюда катнашучыларны хөрмәтлэүдән читтә калмый. Агитбригадалар механизаторлар төшке ялга туктаганда басуда чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев