Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгы Тукай районында беренчеләрдән булып кырга чыкты

Хуҗалыкта бүген кичкә көзге культураларны тамырдан тукландыруны тәмамларга исәплиләр. Бу эшкә алар дүшәмбе көнне керешкән иде. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыпов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә кырда ике «туман» агрегаты эшли. Ике көн эчендә 410 гектардагы арыш һәм көзге бодай тамырдан тукландырылган. Бу максатка 41 тонна минераль ашлама тотылган. Район авыл хуҗалыгы...

Хуҗалыкта бүген кичкә көзге культураларны тамырдан тукландыруны тәмамларга исәплиләр. Бу эшкә алар дүшәмбе көнне керешкән иде. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыпов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә кырда ике «туман» агрегаты эшли. Ике көн эчендә 410 гектардагы арыш һәм көзге бодай тамырдан тукландырылган. Бу максатка 41 тонна минераль ашлама тотылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бу көннәрдә кырга «Биклән» җитештерү кооперативы да чыгарга жыена.
Район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия жомга көнне техниканын әзерлеген тикшерү өчен кабат хуҗалыкларга чыгачак. Крестьян-фермер хужалыклары да игътибардан читтә калмаячак.

Фото abt-gk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев