Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төп игътибар – сыйфатка

Авылда эшнең иң кызган чагы. Яше-карты чалгысын, урагын алып, кышка үз малына печән әзерли. Төрле формадагы хуҗалыклар утарына печән төргәкләре, сенаж массасы кайта. Эскертләр күзгә күренеп арта, сенаж базлары тула. Көннәр кызу торганда, кышка яхшы сыйфатлы азык әзерләнә.

2 июльгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда 8259 тонна, моннан тыш, шәхси хуҗалыкларда 226 тонна печән әзерләнде һәм саклауга куелды. Берьеллык һәм күпьеллык үләннәрдән печән чабу һәм сенаж салу дәвам итә. Планга карата сенажның өчтән бере, ягъни 21343 тоннасы базга салынды. Бу эш "Ярыш", Сәйдәшев исемендәге, "Гигант" "Вилданов" КФХларында оешкан төстә бара. Ярышлылар, мәсәлән, печәнне пландагы 598 тонна урынына 650 тонна әзерләп, сенажны да уңышлы гына салалар. Биредә һәр шартлы терлеккә 12,13 центнер азык берәмлеге тупланды. Район буенча бу күрсәткеч 8,06 центнер тәшкил итә. "Алмаз", "Вилданов" КФХларыда бер баш терлеккә 10,41-17,63 центнер азык берәмлеге күләмендә азык әзерләделәр инде. Әмма бар урында да болай түгел. Тукай азык-төлек корпорациясенә, "Камский", "Ирек" хуҗалыкларына эш темпын арттырасы бар. Аларда һәр баш шартлы терлеккә исәпләгәндә, күрсәткечләр уртача районныкыннан кимрәк. Терлек азыгы туплауда күләмнән тыш сыйфат ягы игътибар үзәгендә торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы ђзерлђњ