Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мал башы кимегән

Ел төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Игенчеләребез һәм терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә узып баручы елдагы уңышлар сөендерә.

Хуҗалыклар 1,5-2 еллык терлек азыгы әзерләделәр, 27 мең тоннадан артык сөт, 88,7 мең тонна ит җитештерделәр. 2010 елгы корылык сынавын хөкүмәтебезнең матди ярдәме белән җиңеп, районның байтак хуҗалыклары, шул исәптән шәхси хуҗалыклар да терлекләрнең баш санын саклап калу өчен зур тырышлык куйдылар. Бу яктан "Гигант", Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыкларын, Иске Абдул, Кнәз, Боерган һәм башка авыл җирлекләрен уңай яктан билгеләп үтәсе килә.
Әмма шунысы аяныч, "Камский", "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Камская Нива" хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйдылар. Район буенча бу күрсәткеч узган елның унбер аена караганда 674 башка ким.
Бүген көн саен 64 мең килограмм сөт савыла. "Чаллы яшелчәсе", Сәйдәшев исемендәге, "Камская Нива", "Биклән" хуҗалыклары узган елның шушы көненә караганда тулаем 800-50 килограмм сөтне күбрәк җитештерәләр. "Гигант", "Алмаз" хуҗалыклары узган елгы дәрәҗәдә тотырыклы эшлиләр. Ләкин азык җитәрлек күләмдә булуга карамастан, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "камский" һәм "Камская Нива", "Вилданов" КФХ, "Ярыш", "Ирек" хуҗалыклары узган елның шушы көненә караганда тулаем 2831-88 килограмм сөтне ким җитештерәләр. Билгеле инде, бу хуҗалыкларда бер сыердан савым да түбән. Район буенча бер сыердан көнгә 11,1 килограмм сөт савылса, югарыда әйтелгән хуҗалыкларда 7,2-10,5 килограммнан артмый.
Кышкы кыска көннәрдә продукция җитештерүне арттыру өчен терлекчеләргә нык тырышырга туры килә. Монда күп сөт бирә торган сыерларын аерып карау да, рациондагы азыкны туклыклы матдәләр белән баету да зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев