Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районы хуҗалыгының баш агрономы - Җир кардан арынуга, без кырга чыгарга әзер

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен тулы хәзерлектә каршылыйлар, дияргә була. Районда 49 мең 405 гектар мәйданда язгы чәчү башкарылачак. Шуның 33 мең 600 гектарында - бөртекле культуралар чәчеләчәк, 7 мең 604 гектар мәйданга техник культуралар утыртылачак, 4 мең 460 гектарга берьеллык үләннәр чәчү планлаштырылган. Язгы кыр эшләрендә район буенча 202...

Күзкәй авылында урнашкан «Ярыш» хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлекнең соңгы этабы бара. Без килгән көнне Рафис Хәмәтов, Әнвәр Ногманов, Фазыл Бәйрәмов, Рәсим Кашапов, Фәрит Шәйхнуров СЗП-3,6 чәчү агрегатын ремонтлауны төгәллиләр иде. Бу чәчүдә катнашачак төп эшче состав икән. Кырда берсе - чәчү, икенчесе - культивацияләү агрегаты белән эш итсә, өченчесе К-700 тракторын иярлиячәк, ә тагын берсе ашламалар ташып торачак.

- Егетләр техникада булган соңгы вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтә. Гомумән алганда, без язгы кыр эшләренә әзер. Чәчү эшләрендә катнашачак 8 трактор, ике СЗП-3,6 чәчү, 5 тырма, 18 культивация агрегатлары әзерлек сызыгында тора, - дип сүзен башлады баш агроном Илгизәр Шәмсиев. - Язгы чорда чәчелә торган бөртекле культуралар 1094 гектар мәйданны билиячәк. 634 гектарда язгы бодайның - «йолдыз», «экада», 400 гектарда арпаның «нур» һәм «раушан» сортларын чәчәргә ниятләп торабыз. Шулай ук 60 гектар тирәсе борчак та чәчеләчәк. Чәчү өчен 220 тонна бодай һәм 201 тонна арпаны Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан алдык. Азык культуралары өчен 1443 гектар җир бүленгән. Шуның 920 гектарына - күпьеллык үлән, 200 гектарына кукуруз чәчеләчәк. 300 гектарда һәм 100 гектарда көздән чәчелгән арыш белән бодай кышны әйбәт чыктылар. Алынган анализларга караганда, уңыш яхшы булырдай, - диде ул.

Биредә эшләүче егетләр барысы да тәҗрибәле, берсе-берсенең хезмәт стажы 30 еллап бар. Һәркайсы да үз эшен яхшы белә, намус белән башкара. Күп елларга сузылган эш дәверендә җитәкчелек һәм эшчеләр арасында ниндидер күзгә күренмәс ышанычлы элемтә барлыкка килгән. Хуҗалык хезмәтчәннәре җитәкче Расим Шәйхаттаровны ярты сүздән аңлыйлар - шунысы кадерле, шунысы мөһим аның. Хуҗалык биләмәләрен дә үзләренең биш бармаклары кебек беләләр.

Минераль ашламаларга килгәндә, хуҗалыкта аны 300 тонна әзерләгәннәр. Бер гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, 47 килограмм минераль ашлама тупланган дигән сүз. Хуҗалык белгечләре сүзләренчә, ягулык материалларына да кытлык юк. Ике сменалап оештырылган чәчүдә бер техника да паркка кайтмаячак. Барлык ягулык материалы кырга илтеләчәк.

Быел язгы кыр эшләре алдыннан яңа техника алынмаса да, узган ел гына чәчкеч белән тырма агрегаты алган булганнар. Әлеге техника бер язны сыналган һәм үзен яхшы күрсәткән. «Яңа техника алмасак та була әле. Язгы кыр эшләрен башкарып чыга алырлык тулы комплект техникабыз бар», - ди Илгизәр Шәмсиев.

Шулай да хуҗалыкта яңалыклар юк түгел. 1 апрель көнне генә хуҗалыкка өр-яңа комбайн кайтарылган. Ул хуҗалыкка 5 миллион 250 меңгә төшкән.

Шөкер, язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкарып чыгар һәм вакытында төгәлләү өчен «Ярыш» хуҗалыгының техникасы да җитәрлек, кадрлары да сынатырлык түгел. Хәзер һава җылынуын, карлар эрүен генә көтәсе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев