Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар бәрәңге утырта башлады

Районда язгы чәчүнең 35 проценты башкарылды. Бөртекле культуралар мәйданнарының 41 проценты, азык культураларының 23 проценты чәчелде. «Кама» агрофирмасы чөгендер чәчүгә кереште. Биредә барлык мәйданның, ягъни 3023 гектарның яртысына орлыклар керде. «Чаллы яшелчәсе» яшелчәләр утыртуны башлады. Кишер һәм аш чөгендере тулысынча утыртылды, чиратта - кәбестә. Узган ялларда фермерлар бәрәңге утыртуга кереште....

Беренчеләрдән булып бәрәңге утыртуга Бордыбаш авылы фермеры Илдар Әшрәфуллин тотынды. Фермерның икенче икмәккә билгеләнгән барлыгы 30 гектар җире бар. Инде сигез ел бу юнәлештә эшләү дәверендә ул мәйданнарны бераз арттыруга ирешкән. Башлаганда 10, былтыр - 25 булган. Быел исә тагын 5 гектар җир алып, анда «Гала» дип аталган яңа сорт керткәннәр. «Бу иртә өлгерә торган, сары эчле, сату өчен бик яхшы бәрәңге. Сатып алучылар ярмалы бәрәңге сорый, шуңа күрә аларның ихтыяҗларыннан чыгып эшлибез. Сатуга нигездә Яр Чаллы базарларына чыгабыз. Калган мәйданнарда шундый ук сыйфатларга ия «Беллороза» сорты. Узган ел гектарыннан уртача 26 тонна, барлыгы 650 тонна уңыш алдык. Бу безнең өчен начар күрсәткеч түгел, - дип аңлатып үтә фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Бордыбаш авылы янындагы басуда без барганда, пәнҗешәмбе көнне, фермер үзе, улы Йолдыз, механизаторы Илдус Рәхмәтуллин һәм бәрәңгене аралауда авылдашларына ярдәм итүче пенсионер апалар Рәсимә Миңнеханова һәм Галия Печникова эшлиләр иде. «Гала» сортын утыртуны төгәлләдек. «Беллороза»ның әлегә 18 гектарын утырттык. Һава торышы уңай торганда көненә 5-6 гектар җирне әйләнәбез. Алдагы 3-4 көндә эшне тәмамларга исәп. Техниканың ватылмыйча, сынатмыйча эшләве бик мөһим», - ди Илдар Нәгыймуллович.

Техника яңартуга килгәндә, узган ел 60ка 40 программасы нигезендә «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы бер «Беларусь» тракторы, культиватор һәм бәрәңге казу техникасы алуга ирешкән. «Басу өстенә актарып салынган бәрәңгене җыю өчен кеше ялларга туры килә. Киләсе уңышны җыю чорына шушы ук программа буенча бәрәңге алу комбайны алып булмасмы дип уйлыйбыз», - дип планнары белән дә уртаклаша фермер.

«Әшрәфуллин» хуҗалыгыннан соң, 4 майда, «Шилнә» җитештерү кооперативы да бәрәңге утыртуга кереште. Быел биредә 150 гектар мәйданда икенче икмәк үстерү планлаштырыла. «Көненә уртача 8 гектар утыртабыз, җир әзер, туфрак юеш түгел», - ди кооператив җитәкчесе Алмаз Йосыпов. Шулай ук районның «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Чаллы яшелчәсе»ндә икенче икмәк үстереләчәк. Алар басуга шушы көннәрдә чыгарга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев