Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында эш кайный

Авыл кешесе элек-электән урак өстен рәхәт бер борчылу, зур өметләр белән, җиңнәрен сызганып каршылый. Быел байтак вакыт шул халәттә булырга туры килде - һава шартлары аркасында игеннәр соң өлгерде. Шуңа да, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка туплап, игеннәрне урып-җыюны кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга кирәк.

«Ярыш» хуҗалыгында урып-җыюга ел саен җентекләп әзерләнәләр. Быел, мөгаен, эшне уңышлы, югары темпта алып бару өчен өстәмә чаралар да күрергә туры килгәндер. Моның шулай икәнлеге ындыр табагында ук үзен сиздерә. Иген басуы - ындыр табагы конвейерында өзеклекләр булмасын өчен алдан ук хәстәре күрелгән - эш иртә таңнан кичке караңгыга кадәр ике сменада оештырылган. Мин килгән иртәдә үлчәүдә Рәзинә Гыйлаҗетдинова эшли иде. «Бүген беренче сменада, иртәнге алтыда килдем. Өч машина арпа кайтты, көзге бодайга да керделәр, ике йөк бушатып киттеләр инде», - диде ул. Ындыр табагында ОВС орлык чистарту машинасы, төягечләр келтерәп утыра. Арыш урагы беткән инде, аның соңгы көшелләрен чистарталар. Кулга ук сизелеп тора - дымлы.

- Бу беренчел чистарту, аннары ашлык КЗС агрегатына озатыла, (сүз уңаенда, хуҗалык ике ел элек күп функцияле шушы агрегатны сатып алды), ашлык анда яхшылап чистартыла, киптерү агрегаты өзлексез эшли. Механикларыбыз Мансур Хәсәнов, Фирдәвес Бәйрәмов, Рәис Шәмсемөхәммәтов бөтен техниканы карап торалар, өзеклекләр булганы юк, - ди ындыр табагы мөдире Илгизә Нуруллина. - Арыш урагы тәмам, чистартып, тиешле кондициягә җиткереп, орлыкка да әзерләп куйдык. Илгизә байтак еллар бу эштә, бай тәҗрибә туплаган оста оештыручы ул.

Чистарту агрегаты янында эшчеләр мәш килә - кайткан бер ашлыкны чистартып өлгерергә кирәк. Тәүлектән тәүлеккә өлгереп барырга тырышабыз, диләр алар. Биредә эшләүчеләр белән танышам. Рамилә Зиятдинова белән Айгөл Бакирова социаль хезмәткәрләр. Гүзәл Шафикова, Ландыш Галиева - бюджет оешмалары хезмәткәрләре: «Чакыргач, килдек - урак өсте бер генә вакыт бит. Көзнең бер көне ел туйдыра, дигәннәрме әле? Үзебезнең хуҗалык бит, шундый вакытта ничек булышмыйсың. Әнә бит укучы балалар да бик тырышып эшлиләр», - ди Рәмилә. Укучылар - үзебезнең авыл балалары. Данил Исмәгыйлов, Данил Зарипов, Руслан Карпов, Ләйсән Вәлиева, Айрат Хафизов, Рәмис Шәмсиев, Альберт Гарифуллин, Азат Мөхтәров, Роберт Әдиев, сменалап, ашлык чистартуда эшлиләр икән. Бер дә сынатмыйлар, дилбегә кактырмыйлар, диделәр алар турында.

Ашлык төягән машиналар бер-бер артлы кайта тора, Илгизә Нурулина, оста режиссер кебек, кырдан кайтканын - эшкәртү мәйданына, чистартылганын амбарларга озатып тора. Бушаган арада кулына көрәк, я себерке ала. Аның үз хуҗалыгында эшләгән кебек ихласлыгына сокланам. Көзге бодай көшелләре янына киләм. Уңыш гектарыннан 28 центнерлап чыга, диделәр. Арышның һәр гектарыннан 26 центнердан артык суктырып алганнар. Бәрәкәтле, куанычлы ризык була күрсен. Комбайннар арпа басуына кергән, диделәр. Комбайнчылар үзебезнең хуҗалыкныкы, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Уракка төштеләр генә дисәң дә була, үлчәү өенең ишегендәге бюллетеньгә караганда Илфат Гыймазиев - 2582, Фәрит Шәйхенуров-1374, Әнвәр Ногманов 1642 центнер ашлык суктырганнар инде. Мин килгән көнгә барлыгы 6 мең центнердан артык ашлык суктырып алынган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: быел игеннәрне турыдан алып булмый, дымлылык югары, Фәнил Шәмсиев теземнәргә салып бара. Икенче сменага килгән үлчәүче - ындыр табагына кайткан ашлыкның исәбен алып баручы Фәния Гаимова белән сөйләшеп торган арада, кырдан арпа төялгән «КамАЗ»да Рубин Хаҗиев кайтып керде. Ул арада хуҗалыкның баш агрономы Илгизәр Шәмсиев та ындыр табагына килеп туктады. «Игеннәр соң өлгерде бит, вакыт ашыктыра. Арыш, көзге бодайны чәчәр чак та җитте, һәр минут кадерле. Ярый әле, техника сынатмый, кешеләребез дә, хәлнең киеренкелеген яхшы аңлап, бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр. Комбайнчыларга рәхмәт, шоферларыбыз Рубин Хаҗиев, Марат Мәрдәнов, Ринат Сәхбиев, Таһир Шәйдуллин кайда транспорт кирәк: басудан - ындыр табагына, аннан амбарларга ташумы, бер минут тик тормыйлар. Шулай булмаганда, эш гөрләп бармас иде», - диде ул. Ындыр табагында эш әнә шулай җепкә тезелгәндәй бара. Көннәр генә матур торсын да, игенчеләрнең тырышлыгы, куелган максатка омтылулары көткән нәтиҗәне бирсен.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев