Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Ярыш» хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләп килә

Ниһаять, көннәр җылынды, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чәчүне тулы куәткә алып баралар. Бүгенге көндә район буенча язгы чәчү 85 процентка башкарылан. Бу - Татарстан буенча уртача күрсәткеч. Эшне оештыру осталары булган «Ярыш» хуҗалыгы эшчеләре - бүгенге көндә районда алдынгылар рәтендә. Хуҗалык игенчеләре язгы чәчүне төгәлләп килә.

Без килгән көнне механизаторлар элеккеге люцерна басуында бодай чәчәләр иде.

- Тырмалауга 27 апрель көнне чыктык, 3 майда чәчә дә башладык. Зәй якларында чәчү тәмамланды. Ул якларда җир атна ун көнгә алданрак өлгерә. Нишлисең инде, табигать үзенекен итә. Җир җитешү белән үк районның бөтен аграрийлары язгы кыр эшләренә тотынды. Моңа кадәр тулы куәткә эшли алмадык - яңгырлар күп булды. Менә хәзер генә өч көн рәттән рәхәтләнеп эшли алу мөмкинлеге эләкте, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. - Иртәгә төшкә кадәр чәчү эшләрен төгәлләргә ниятләп торабыз, әлеге дә баягы табигать шартлары гына комачауламасын. Берьеллык үлән, катнашазык, арпа тулысынча чәчелеп бетте. Узган елда бу басуда люцерна үстердек. Билгеле булганча, бу культурадан соң туфрак әйбәт була. Әлеге басуны көздән үк сөреп куйдык, менә хәзер бодай чәчәбез. Аннары инде кукурузга тотыначакбыз. Анысы 200 гектар мәйданны били, - ди җитәкче.

«Ярыш» хуҗалыгы басуларында эш тәүлек буе гөрли - чәчү эшләре ике сменада оештырылган. Әлеге эш графигы районда бердәнбер.

- Хәзер ике җирдә чәчү бара. Биредә тракторчы Рафис Хәмәтов МТЗ-1221 тракторында эшли. Төнге сменага аңа алмашка Рафис Таһиров киләчәк. Шулай ук СЗП - 3,6 чәчкечендә ике егет - Ринат Гыймазиев, Илдус Сазхиев эшли, тагын бер егет ашлама салып тора. Төнгә инде Рөстәм Хәертдинов һәм Илдус Бәдретдиновлар чыгачак, - дип санап чыкты җитәкче.

Алтын сыман кадерле вакытның бер генә минутын да юкка сарыф итмәс өчен эшчеләргә төшке һәм кичке аш басуга ук алып киленә. Авыр хезмәткә җигелгәннәрне кайнар ашлар белән тәэмин итү өчен хуҗалык ашханәсендә тәҗрибәле ике пешекче иртәдән кичкә кадәр плитә кырында кайнаша. Берсе - хуҗалыкта биш елдан артык хезмәт куючы Равилә Әхмәтвәлиева, икенчесе - Сәһибә Атаханова.

«Алар пешергән һәр ризык телеңне йотарлык тәмле», - диләр эшчеләр. Пешекчеләрдән көн саен күпме күләмдә аш пешерүләре белән дә кызыксынам. 60 литрлы кәстрүлне тутырып пешерәләр икән! Аңа бәрәңгесен дә кул белән чистартасы, калганын да кулдан эшлисе. «Кайнар су агып тора - монысы иң мөһиме», - дип тыйнак кына эш шартларыннан канәгать булуларын да әйттеләр алар.

Гомумән, хуҗалыкта бер кеше дә тик утырмый. Әле күптән түгел 200 башлык сыер абзарының түбәсен алмаштырганнар, тагын бозау һәм бозаулату абзарының түбәсен тулысынча ябарга ниятләп торалар.

Җитәкче Расим Шәйхаттаров сүзләренчә, алга таба 200шәр мең тонна силос һәм сенаж сыйдырышлы базга да капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

Сөт җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, алар да зарланырлык түгел. Бүгенге көндә 360 баш савым сыердан көн дә 5 мең тоннадан артык сөт савыла. Бу бер шартлы башка 14 литрдан артык дигән сүз. Район буенча яхшы күрсәткеч.

«Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров сүзләренчә, 9 май көнне 265 тана җәйләүгә күчкән. Аларны кышын асраган абзарларны киләсе кышкы сезонга әзерли башлаганнар - юалар, чистарталар. Шушы көннәрдә тагын бер кавым сыер җәйләүгә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев