Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңгырлар печән әзерләргә мөмкинлек бирми, әмма игенчеләр бөртеклеләрдән мул уңыш көтә

Районның кыр-басуларында кышкы чорга терлек азыгы әзерләү һәм кырда үсемлекләрне саклау чаралары башкару, сабан культураларын тукландыру дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә, район кырларында 41 мең гектар мәйдан чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, 13 мең гектар - корткычларга каршы, 26 мең гектар авыруларга каршы....

Без «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә булып, азык әзерләү эшләре барышы белән танышып кайттык.

- Хуҗалыкта барлык көч сенаж әзерләүгә бирелгән. Бу эштә механизатор Михаил Лаврентьев эшли. Ул күпьеллык үләннәрне «Макдон» чапкычы белән егып бара. Чабылган үләнне тураклап, «Ягуар» комбайны җыя. Комбайнның штурвалы артында - Марат Сагманов. Бу егетләр басуда бер үлән бөртеге дә калдырмый.

Марат Гәрәев, Геннадий Минов, Павел Антонов, Руслан Кыямов берөзлексез сенажны базга ташып торалар. Биредә бушатылган сенажны авыр К-700 тракторы белән Кәрим Галләмов таптатып, тыгызлап, кышлыкка әзерли.

Үткән еллар белән чагыштырсаң, бу вакытка инде без үләннең беренче катын чабып алып, аны әзерләүне төгәлләгән була идек. Хәзер печән турында сүз дә бармый, аны киптереп булмый. 2750 тонна сенажыбыз бар. Үлән өлгерде, көн ачылса, шунда ук эшкә керешәчәкбез, - диде безгә корпорация җитәкчесе Фердинат Шәвәлиев.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә республикада бөртеклеләрдән мул уңыш көтелүе турында белдерде:

- Яз салкын булды, әмма ул безгә дым запасы тупларга мөмкинлек бирде. Туфракта дым булу - уңышның төп шарты. Явып үткән яңгырлар һәм соңгы җылы көннәр уҗымнарга үсеп китү мөмкинлеге бирде. Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, узган ел бу эшкә без 1 июнь көнне тотынган идек. Быел ике атнага соңрак чыктык. Шулай да узган елның темпын куып тотарга ният бар. Без, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, көтеп алынган, матур җәй дип саныйбыз. 7 ел рәттән республикабызда җәй һәм яз коры килү сәбәпле, үзебезнең теләгән максатыбызга ирешә алмадык. Табигать шартлары әйбәт булган елларны республика 5әр млн тонна икмәк үстереп, җыеп ала. Гадәттә без 2,5-3 млн тонна җыйдык. Узган ел бераз күбрәк - 4,3 млн тонна булды. Тик соңгы 7 елда 5 млн тонна уңыш җыеп ала алганыбыз юк. Кырларда икмәк нинди генә матур күренмәсен, амбарга кергәнче ул әле синеке түгел. Әмма игеннәрнең хәзерге торышы әйбәт уңыш вәгъдә итә. Әле игенне тәрбияләү, аны уракка кадәр җиткерү, уракны уңышлы үткәрү, әлбәттә, безнең бик зур бурычларыбыз. Көн салкын булса да, быелгы язга, җәйгә бер дә уфтанмыйбыз. Дөрес, игеннәрне урып җыю берникадәр кичектереләчәк. Аларның бүгенге торышына карап, уракның башы августның беренче көннәренә туры килер дип фаразлыйбыз, - диде министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев