Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үткән елларда бу вакытта Тукай районында печән әзерләүнең беренче этабы төгәлләнгән була иде, быел авыл хезмәтчәннәре нинди шартларда эшли

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүченчә, кичәге көнгә 550 тонна печән әзерләнгән, сенаж - 12,5 мең тонна. Әлегә шартлыча бер баш хайванга 4 центнер азык берәмлеге туры килә. Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, әлдән-әле килеп явучы яңгырлар терлек азыгы әзерләү темпларын бераз туктатып тора. Авыл хуҗалыгы...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүченчә, кичәге көнгә 550 тонна печән әзерләнгән, сенаж - 12,5 мең тонна. Әлегә шартлыча бер баш хайванга 4 центнер азык берәмлеге туры килә. Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, әлдән-әле килеп явучы яңгырлар терлек азыгы әзерләү темпларын бераз туктатып тора. Авыл хуҗалыгы белгечләре авыл хезмәтчәннәренә азык әзерләү мәсьәләсенә җитдирәк карарга һәм әлеге эштә консервантлар кулланырга киңәш итте. Шулай ук, район авыл хуҗалыгы предприятияләрендә уракка төшәсе комбайннар һәм икмәк салынасы ындыр табакларын әзерләү тулы куәтенә бара.

Без «Тукай» азык-төлек корпорациясе җитәкчесе Фердинат Шәвәлиев әйткәнчә, әгәр үткән еллар белән чагыштырсак, бу вакытка инде печәнне беренче тапкыр чабып алып, аны әзерләүне төгәлләгән була идек. Хәзер инде печән турында сүз дә бармый, аны киптереп булмый. Хуҗалыкта хәзергә 2600 тонна сенаж бар.

- Үләннең өлгерүе күренә, һава торышы бирсә, шунда ук эшкә керешәчәкбез. Һава көйсезлекләренә карамастан, терлек азыгын җитәрлек тупланачак, - диде корпорация җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев